Газетага язылу

Нәфыйгулла Аширов: «Аллаһ юлында аякларыбыз тузанлансын»

Имамнар мәчеттә генә утырырга тиеш түгел. «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.

Ул дин әһелләренең эше дини мәҗлесләргә генә кайтып калмаска тиешлеген искәртте. Имам халык белән, милләт өчен актив эшләргә тиеш.

- Мәчеттә вәгазь уку, балага исем кушу, никах укыту, җеназа уздыру – болар әле имамның иң кечкенә вазыйфалары. Имам мәчеттән чыгарга тиеш. Аллаһы Тәгалә: «Җир йөзенә таралып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен эзләгез», – ди. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте өстәл артында гына түгел ул, Аллаһның рәхмәтен эзләү ул – аның юлына кешеләрне чакыру. Аллаһ юлында аякларыбыз тузанлансын, - диде Нәфыйгулла хәзрәт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре