Ольга Гайнетдиновага ярдәм кирәк. "Киленебенең исән-сау булуын телибез"

Питрәчтә яшәүче 33 яшьлек Ольга Гайнетдиновага ярдәм кирәк. Кинәт кенә авырып киткән ханымга табиблар «ашказаны яман шешенең соңгы стадиясе» дигән диагноз куя. Ольгага беренче операцияне ясаганнар инде. Әлегә ул химия терапиясе уза.

– Киленебенең исән-сау булуын телибез, – ди иренең апасы Зөбәрҗәт. – Гаиләбез дус-тату безнең. Бу сынауны да бергәләп җиңеп чыгарбыз, дип өметләнәм. Әле бит әниебезне югалтудан аңга килеп булмый иде. Менә тагын киленебезгә куелган диагноз бар тормышның астын өскә китерде.

Зөбәрҗәтләр гаиләдә биш бала үсә.  Әтиләре 20 ел элек вафат булган. Әниләре  Кадрия апа балаларын берүзе аякка бастыра. Гомере буе фермада эшли.  Биш баласының өчесе гаилә корырга өлгерә, ике төпчек кыз әле кияүдә түгел.

– Әнине шулай иртә югалтырбыз димәгән идек. Әтисез үсү дә бәгырьгә тиде бит инде. Тормышлар уңайлангач, әнине кадерләп кенә яшәтер идек. Булмады. 60 яшендә арабыздан китеп барды. Бу хәсрәтне авыр кичердек. Әнинең ел ашын уздырыр алдыннан киленебездә яман чир икәнлеге билгеле булды.

Ольга белән Ринат 2018 елда беренче балаларын югалталар. Табиблар туарга вакыты җиткән сабыйны коткарып кала алмый. Аннары кызлары Айзилә туа. Аңа 4 кенә яшь әле. Сабыйның әнисен яныннан җибәрәсе килми.

– Ольга кинәт ябыга башлады. Хәле бетә, күңеле болгана иде. Ире белән табибка бардылар. ФГДС нәтиҗәләре сөендермәде. Ашказанында шеш барлыгын күргәннәр. Биопсия нәтиҗәләре яман чир икәнлеген күрсәтте. Иң авыр вакыт шул булды. Киленебез тагын да бетеренде. Бөтенләй төшенкелеккә бирелде. Тагын да катырак ябыкты. Гаиләбез белән шок хәлендә яшәдек. Ярый, туганлык җепләре көчле. Бергә сөйләшә-сөйләшә киленебезне тынычландыра алдык, – ди Зөбәрҗәт. – Эчендә нинди уйлары булгандыр, анысы билгесез. Әмма ул безне тыңлады. Тизрәк хастаханәгә салыр өчен дә шакымаган ишек калмады. Вакытны сузсак, соңга калырбыз дидек. Табиблар операция ясарга да алынмады. Шулай да бер табиб  тәвәккәлләде. Башта ашказанын бөтенләй алып ташларга дисәләр дә, бер өлешен калдырдылар. Әлегә киленебезне химия терапиясе белән дәвалыйлар.

Ольга 40 көн элек кенә әтисен югалткан. Авырулары янына шушы хәсрәт тә килеп кушылган. Әмма ул бирешми, сабые һәм ире хакына ничек тә чирне җиңәргә тырыша. Без аның белән сөйләштек.

– Химиядән кайткан көнем. Аны бик авыр кичерәм. Әлегә сөйләшү дә кыен.  Барлык булышкан кешеләргә, туганнарыма, якыннарыма чиксез рәхмәт, – диде ул.

Ул иренең туганнарына ышанган. Үзенең абыйсы да кулдан килгәнчә булыша.

– Мин апалары булгач, барлык туганнарым өчен җаваплы. Ольга үз туганым кебек. Гел телефоннан сөйләшәбез, киңәшләр бирәм. Яман чирне җиңгән кешеләрне үрнәк итеп китерәм. Боекмасын гына. Өметне өзмибез. Авыру чигенер, киленебез терелеп кайтыр, дип көтәбез, – ди Зөбәрҗәт.

Гаилә чит ил табиблары белән дә киңәшкән. Алар терелтергә өметләндергән. Әнә шуңа да Гайнетдиновлар акча җыя башлаган.

– Яшәтәсе килә бит! Әле ул бик яшь. Кызы Айзилә дә әнием дип кенә тора. Ул балага әни назының иң кирәк чагы. Әнисенә кызын сөю – бәхет. Шушы хисләрдән аермаска иде аларны, – ди Зөбәрҗәт. – Бар өметебез – изге күңелле кешеләрдә. Ольганы дәваларга әзер клиника 3 миллион сум акча сорый. Аның 800 меңен җыя алдык инде. «Ил төкерсә, күл була», – диләр бит. Яхшы күңелле кешеләргә ышанам. Киленебезне бергәләп терелтсәк иде.

Ольга Михаил кызы Гайнетдинованың 2200 5301 5714 9139 номерлы Ак Барс банкы картасы 89172945994 телефон номерына беркетелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре