Петуния бик начар үсә, сәбәбе нидә?

– Петуния нишләптер нәзек кенә булып, бик начар үсә. Бөтен кагыйдәләрен истә тотып чәчтем югыйсә...

Нурлисә Шиһапова. Буа

Сорауга бакчачы Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Чәчәк үсентеләре туфракның тыгыз булуын, суны күп сибүне яратмый. Теш чистарткыч таякчык белән туфрагын йомшартып алыгыз.  Калий гуматы да сипсәгез, петунияләр гөрләп үсеп китәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре