Россия яңа югары белем бирү системасына күчәчәк: ул нидән гыйбарәт?

Энәсе үткен, коесы тирән булсын. 2026 елның 1 сентябреннән илнең барлык югары уку йортлары яңа югары белем бирү системасына күчәчәк. Бу хакта Россия Мәгърифәт министрлыгы хәбәр итә. «ВТ» хәбәрчесе югары белемдәге үзгәрешләр турында белеште.

Россиядә Болонья системасы 2003 елда ук кертелгән иде. Ул югары белем бирү системасын икегә – бакалавриат һәм магистратурага бүлде. Билгеле булганча, студентлар бакалавриатта 4 ел укый. Белемен арттырырга теләгәннәргә магистратура бар, анысында тагын ике ел укыйсы. Ул вакытта барысы да баштанаяк үзгәрде. Кулланылышта булган йөзләгән программа кыскартылып, яңалары төзелде. Болонья системасы талантлы яшьләрнең чит илгә китүенә юл ачты. Шушы вакыт эчендә әлеге системаны, ил икътисадына кирәкле белгечләр әзерләми дип, хурлаучылар да аз булмады.

Тик аңа карап берни үзгәрмәде. Ниһаять, Президент Владимир Путин 2023 елның маенда югары белем системасын яңарту турындагы указга кул куйды. Хәзерге вакытта яңа реформа алты вузда сынау үтә.

Яңа югары белем бирү системасында бакалавриат юкка чыгачак. Магистратура кала, әмма үзгәртеләчәк. Киләчәктә төп югары белем – специалитетка күчәргә туры киләчәк. Уку вакыты – 6 елга кадәр. Аннан соң укуны махсуслаштырылган дәрәҗә – магистратурада яки ординатурада дәвам итәргә мөмкин. Магистратурада уку вакыты – 1 елдан 3 елга кадәр. Аспирантура аерым фәнни баскыч булып калачак. Вузларда хәзерге вакытта белем алучы студентларга борчылырга кирәкми: алар үз программалары буенча укуны тәмамлый ала. Кыскасы, эшкә урнашырга төп югары белем дә җитәчәк.

Специалитетка кире кайтуны бик көткән идек. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ) профессоры, физика-математика фәннәре докторы Борис Тимеркәев әнә шулай ди.

– Болонья системасына безне тартып керттеләр. Бакалавриаттан файда булмады. Аны бетерүчеләрне эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Бакалавр ул әле инженер ук түгел. Магистратураны тәмамлаган инженерлар исә фән өлкәсенә хезмәт итә. Шулай итеп, кирәкле инженерлар әзерләнә алмады. Хәзерге вакытта бакалавриатны бер юнәлештә бетереп, магистратурада икенчесе буенча дәвам итәргә була. Әйтик, икътисадчыга укып, техник белем алырга мөмкин. Әмма белгечне инженер белеменнән башка берничек тә ясап булмый, – ди галим. – Специалитет безгә бик кирәк иде. Бакалавриатны бетергәч, эшкә алмыйлар. Аннан кая барырга? Ике ел магистратурада укырга кирәк. Эшләп укырга була. Вузларның күбесендә кичен укырга мөмкин. Тик шартлар хәзер бөтенләй башка. Элек кичке формада укучыларны эштән иртәрәк җибәрәләр, сессия вакытында ял бирәләр иде. Хәзер шәхси оешмаларда бернинди ташлама каралмаган. Шуңа күрә студентларның белемнәре дә тирән түгел.

Галим фикеренчә, соңгы вакытта хөкүмәтнең техник фәннәргә игътибары артты. Инженерлар, программист, химикларга ихтыяҗ зур.

– Техниканы куллану гына түгел, уйлап табып, яңача төзергә дә кирәк. Моны төп белемнән башка башкарып булмый. БДИны инде алыштырып булмый, әмма формасын үзгәртергә мөмкин. Алга таба абитуриентларның укырга керү мәсьәләсе дә үзгәрәчәк. Хәзер бер кеше 25 юнәлешкә гариза бирә ала. Моның тискәре ягы да бар. Кызганыч, теләге буенча укырга керә алмаганнар БДИ баллы җиткән белгечлек сайларга мәҗбүр. Яратмаган өлкәдә исә ул белгеч булып чыга алмый. Бәлкем, югары уку йортларында өстәмә имтиханнар булыр, – ди Борис Тимеркәев.

Казан инновацион университеты проректоры, педагогика фәннәре докторы Дания Әхмәтова яңа реформага күчүнең авырлыгы укытучыларга төшәчәк дип саный.

– Хикмәт бит ничә ел укуда түгел. Нинди укытучылар белем бирүгә бәйле. Иң мөһиме – мәктәп, вузлар өчен яхшы укытучылар әзерләү. Аларның һөнәри осталыгыннан күп нәрсә тора. Программалар яхшы итеп эшләнгән булса, дүрт елда да әйбәт итеп укытып була. Әмма бездә формальлек күп. Совет системасы кешене фикерләргә өйрәтә иде. Заманча цифрлы технологияләр уйлау дәрәҗәсен бетерә. Хәзерге студентлар дипломнарын да үзләре язмый бит. Нейрочелтәргә кушып эшләтүчеләр дә юк түгел. Шуңа күрә системаны үзгәртү укытучыларны яхшы итеп әзерләү белән бергә барырга тиеш, – ди Дания Әхмәтова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре