Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Дин гореф-гадәтләрне, милләтне саклый»

«Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул төрле төбәкләрдән килгән катнашучыларга рәхмәтен белдереп, бергә җыелуның әһәмияте һәм файдасы барлыгын әйтте.

Рәис сүзләренчә, бүген Казанны ислас дөньясында да таныйлар, беләләр. Бу атнада узган халыкара чаралар да моның ачык мисалы.

- Шуңа күрә дә безнең җыеныбыз кирәкле. Татарлар кайда да бар. Россия өлкәләрендәге татар халкы белән элемтә имамнар аша башкарыла. Без телебезне, гореф-гадәтләребезне, дин сакланса гына, саклый алабыз, – дип искәртте ул.

Искәртеп узыйк: дин әһелләре форумында Россиянең 74 төбәгеннән 1000нән артык дин әһеле катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов

Көн хәбәре