Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов футбол буенча «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар турниры җиңүчеләрен котлады

Бүген Казанда футбол буенча «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар турнирын ябу тантанасы узды. Турнир «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды һәм 8 илдән 10 команда һәм ике йөздән артык катнашучыны җыйды.

Чара «Яшь гвардия» спорт-савыктыру лагере базасында узды.

Җиңүчеләрне котларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Яшь спортчылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу Халыкара балалар футбол турниры - икенчесе инде. "Турнир белән кызыксынуның артуы сөендерә - ислам илләреннән дусларыбыз дуслык һәм татулык атмосферасында матур уен һәм туп уйнау осталыгын күрсәтү, үз белемнәрен һәм осталыкларын алу һәм тапшыру өчен безгә кунакка теләп киләләр. Ышанам ки, ярышлар барышында егетләр төрле илләрдән килгән яшьтәшләре белән аралашудан бик канәгать калганнардыр, чөнки футбол теле бөтен дөньяда бер төрле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнүгә карамастан, мондый турнирларда җиңелүчеләр юк. «Спортта иң мөһиме – катнашу", - диде ул, спортчыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубына - «Көнчыгыш Кубогы»н оештыручыларга әлеге спорт бәйрәмен югары дәрәҗәдә уздырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ә катнашучыларга якты хисләр һәм лаеклы уен өчен рәхмәт әйтте.

«Барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм киләчәктә дә искиткеч җиңүләр телим", - диде Татарстан Рәисе яшь футболчыларга.

Футбол буенча «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар турнирын ябу тантанасында ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, «Рубин» футбол клубы идарәсе Президенты, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм башкалар катнашты.

Марат Сафиуллин спортчыларга тырышлыклары һәм җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстан Рәисе «Көнчыгыш Кубогы» турнирын уздыру инициативасын хуплады. Бу илләр арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек символы, дип ассызыклады Марат Сафиуллин.

Өченче урын өчен бүләкләрне ТР Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров тапшырды - өченче урынны «Нефтехимик» яулады.

Икенче урын өчен бүләкләрне ТР спорт министры Владимир Леонов һәм ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков тапшырдылар - көмеш медальләр Әзәрбәйҗан командасына бирелде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Сафиуллин җиңүчеләргә медальләр һәм 1 урын өчен кубок тапшырды. "Көнчыгыш Кубогы"на быел "Рубин" футбол командасы лаек булды.

Белешмә өчен:

«Көнчыгыш Кубогы» икенче халыкара балалар турниры – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре арасында мәдәни диалогны ныгытучы символик вакыйга.

Ярышларда 2015-2016 елларда туган Оман («My school»), Әзәрбәйҗан («Сабах»), Үзбәкстан («Локомотив»), Таҗикстан («Вавилон»), Кыргызстан («Абдыш-Ата»), Казахстан («Елимай»), Пакистан («Mehran Football»), Россия клублары командалары катнаша. Матчлар 7гә 7 форматында уза. Россиядән «Рубин» ФК (Казан), «Нефтехимик» ФК (Түбән Кама) һәм «Уфа» ФК (Уфа) клублары чыгыш ясый. 8 илдән барлыгы 10 команда, 200дән артык катнашучы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре