Кичә Алексеевск районының Коры Көрнәле авылындагы күлдә 15 яшьлек малай батып үлә. Бик тәртипле, кешелекле, дин юлындагы бала була ул. Салаватның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөя Әхмәтҗанова укучысын бик яратып сөйли.
– Салават бик акыллы бала иде. Әти-әнисе дә тәртипле, бик матур гаиләдә үсте. 5 сыйныфта укучы сеңлесе белән дә бик дус иделәр.Тәнәфесләрдә гел яныма керде. Мине аеруча якын итә иде. Кабинетымда үзем булмасам, “Апа, сез бик яхшы кеше” дип язу калдырыр иде. Ничекләр яшәрмен инде. Үз баламдай якын иде, – дип сөйли Илсөя Ринатовна. – Ул баланы кичкә ашка да чакырган булганнар. Рамазан аенда уразасын калдырмады, күп догалар укый иде. Әле мин аңа җәен өйрән дип гарәпчә язулы китап та биргән идем. Бик рәхмәтле бала булды. Аның кебек рәхмәт әйтә белмүче юк ул. Икенче төрле итеп, ихластан, чын йөрәгеннән әйтер иде. Язмышларына шулай язылгандыр инде балакаемның. Урыннары җәннәттә булсын. Бик авыр хәсрәт. Әти-әнисенә сабырлык телим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез