Суган утырту СЕРЛӘРЕ

✅Суганны туфрак өлгереп, бераз җилләгәч, май башында утырталар. Иртә утырткан очракта, салкын тиеп,  «мулла»ланырга – көпшә җибәрергә мөмкин.

✅ Орлык суганның уртача зурлыктагысын (диаметры 14–21 мм) сайласагыз оттырмассыз.

✅Аны гел бер урынга утыртмагыз. Суганны алдагы елны помидор, кәбестә, борчак, ташкабак  үскән түтәлләргә утырту яхшы.

✅ Утыртканчы, суганның башларын кисеп чыксагыз (тамырын түгел!), ул тизрәк тишеләчәк.

✅ Утыртыр алдыннан, суганны бераз тоз һәм марганцовка салынган суда 2–3 сәгать тотып алыгыз. Аннары чайкап алсагыз да яхшы. Бу аның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.

https://vatantat.ru/2021/05/54724/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

суган суган утырту

Көн хәбәре