Бакчага сукыр тычкан ияләшсә, аннан котылу өчен түбәндәге ысулдан файдаланырга мөмкин. Иске киез итекне 2x8 сантиметр үлчәмдәге тар гына турыпочмаклар рәвешендә кисәбез. Турыпочмакларны керосинда чылатып, бераз көйрәтәбез (әмма яндырмыйбыз) һәм сукыр тычкан ояларына урнаштырабыз. Корткычларның эзе дә калмаячак, чөнки алар янган йон исен яратмый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез