3 декабрь – Юрист көне. Бу уңайдан Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың барлык юристларын һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.
«Юрист һөнәре катлаулы һәм җаваплы, – диелә котлауда. – Бүген тормышның бер генә өлкәсе дә хокукый ярдәмнән башка яши алмый. Юристлар кешеләрнең хокуклары-ирекләрен яклау-саклауда мөһим роль уйный. Халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру, законнарны тел-теш тидергесез үтәү башлыча аларның эшенә бәйле.
Юристларның югары дәрәҗәдәге профессионализмы, намуслы хезмәте, максатка омтылышлылыгы алга таба да республика халкының иминлеге нигезе булып торачагына ышанам. Нык саулык-сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри бурычларны үтәүдә уңышлар, яңа үрләр телим!»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез