Помидор орлыклары җиңел тишелсен һәм үсентеләре нык булсын өчен 3 процентлы водород перекисеннән файдаланам. 500 мл суга 1 аш кашыгы перекись өстәп, эремә ясыйм. Орлыкларны чүпрәккә төреп, эремәгә салам. 1 тәүлек тотам. Водород перекисе орлыкның тишелүен тоткарлый торган ингибиторларны таркатканлыктан, үсентеләр бик тиз шытып чыга. Бер үк вакытта микроблары һәм бактерияләре дә юк ителә. Бу кадәресе үсентеләрнең иммунитетын яхшыртып, авыруларга бирешмичә, әйбәтрәк үсү мөмкинлеге бирә.
Римма Җамалова.
Түбән Кама районы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез