Быел җәй яңгырлы килде. Инде менә салкынча көннәр башланды. Мондый шартларда ачык һавадагы помидор үсентеләре фитофторага бирешүчән була. Күршемнән бу чирне булдырмау ысулын өйрәндем.
Болайрак ул. 2–3 литр суга ярты кило кычыткан салып, 10–15 минут кайнатам. Суынгач, сөзеп, ярты литр суына 1 чиләк исәбеннән су кушам. Сезон дәвамында шуны өч тапкыр томат үсентеләренә бөрким.
Болай эшләгәндә, фитофтора пәйда булмый. Әмма инде авырый башлаган үсентеләргә бу ысул ярдәм итми. Шуңа күрә алданрак хасиятен күрергә кирәк.
Гөлфия Нуретдинова. Казан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез