Җырчы Гүзәл Идрисова: «Улыбыз УЗИда «Во!» күрсәтте»

Гүзәл Идрисова, җырчы, 3 бала анасы:

– Кечкенә чагымда, зур үскәч, кызларым булсын иде, дип хыялландым. Махсус кызым өчен киемнәремне, бантикларымны аерым пакетка җыеп баруым да хәтердә әле. Кибеттә матур күлмәкләр күрсәм, кызыма алыр идем, дип уйлап куя идем. Беренче балам тугач та, кызыгып йөрдем мин аларга. «Нишләп малайларга матур киемнәр аз, ә кызларныкы – барысы да күз явын алырлык?» – дип ачуланган чаклар да булгалады. Икенче балабыз да малай булды. Өченчесенә инде кызны көттем, шулай булырга тиеш кебек тоелды. Хис-кичерешләрем дә икенче төрлерәк иде. Ләкин УЗИ малай күрсәтте. Борчылдым, елап ук җибәрдем! Әллә шуны сизеп, улыбыз УЗИда куллары белән «Во!» күрсәтте. Табиб та тынычландырырга тырышты, иң мөһиме – баланың исән-сау булуын әйтте. Аллаһка шөкер, бүген сөенеп туя алмыйм! Балалар күбрәк булган саен, вакыты да, матди яктан мөмкинлеге дә табыла ул. Һәр бала үз ризыгы белән туа, дип белми генә әйтмәгәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гүзәл Идрисова

Көн хәбәре