Инстаграм балалары. Әти-әниләренә моннан ни файда?

Күп кенә танылган шәхеслә­р­нең, җырчы-артистларның балаларын без Инстаграм челтәреннән күреп беләбез. Сабыйларының фотосурәтләре һәм видеоязмаларын меңләгән аудиториягә күрсәтү модасы ни сәбәпле барлыкка килде? Аларның әти-әниләренә моннан ни файда?

Җырчы Лилия Биктимирова­ның Инстаграм сәхифәсендә дә еш кына аның улы Кәримне күзәтеп була. “Без Кәрим белән олылар кебек сөйләшәбез. Үзе бакчага да йөрми, үзе турында: “Мин бала тү­гел”, – ди. 6 ай булган вакытта гаст­рольгә алып чыгып киттем. Кәрим белән шө­гыль­ләнәбез. Бөтен хә­рефләрне дә үзе укый. Әле бу көн­нәрдә генә “апа” дип язды”, – ди Лилия.

4 яшьлек кечкенә Кәрим инде меңләгән кешенең йөрәген яулады. Аның Әнвәр Нургалиев репертуарыннан: “Кочаклама ярат­мыйча”, – дип җырлавы гына да ни тора!
– Хәзер кибетләрдә, урамда йөр­гәндә, Кәримне таный башладылар, популярлык артты. Әз генә куймый торган идем, 86 кеше сорап язган, – ди Лилия Биктимирова.

Ландыш Нигъмәтҗанованың кы­зы Ләйлә – Ләйлүшне дә бел­мәгән кеше сирәктер. Ул үзенең үткен теле һәм осталыгы белән таң калдыра. Әнисе аның шигырь­ләр сөйлә­вен, намаз укуын, энесе Гомәр бе­лән әйткәләшеп алуларын видеога тө­шереп элеп бара. Шуңа бәйле рә­вештә Ландышның язылучылар саны күпкә артты: Ләйләнең аерым сәхифәсен ачуны сорап язучылар да бар икән. Шул ук вакытта күп кеше, күз ти­дермәгез, дип тә яза.

– Күз тиюдән догалар укып сак­ланабыз, мәчеткә алып барып өш­кертәбез, – ди Ландыш.
Балаларының шөгыльләрен, чы­гышларын социаль челтәрләр­гә куярга җырчылар гына түгел, гади халык та ярата. Питрәч райо­нының Шәле авылында яшәүче Гөлия ханым да шундыйлардан.

– Кызыма 1 яшь тулып, үзе әзрәк кенә сүзләр әйтә башлагач, социаль челтәрләргә куя башладым. Күз тиюдән курыкмыйм, аннан сакланырга кирәк, дип тә санамыйм. Кы­зыбызның фото-видео­лары, шәх­си тормыш, эшнекенә караганда, һич­шиксез, күбрәк “лайк“ җыя. Бәлки, әти-әнине баланы социаль челтәр­ләргә куярга шул этәрә­дер дә. Сабыйларга беркем дә битараф түгел, ләкин, дө­ресен генә әйт­кәндә, монда мактану хисе дә бар кебек. Баланың матур, сәләтле икән­леген башкаларга күрсәтәсе килү теләге күп кешегә хас дип беләм, – ди Гөлия ханым.

Психолог Гөлүсә Ахунова бала­ларның фотоларын, видеоларын социаль челтәрләргә кую күп оч­ракта әти-әниләрнең үз уңышла­рын күрсә­түгә бәйле дигән фи­кердә.

– Әти-әниләрнең балаларының сәләтле булуын башкаларга да күр­сәтәсе килә. Кешеләр күбрәк “лайк”­лар куйган саен, алар үз баласының гадәти булмавына тагын да ныграк ышана башлый. Горурлык хисе дә бар, әлбәттә, – ди ул. – Әмма күп кенә белгечләр бала­ларның фотоларын, видеоларын социаль чел­тәр­ләргә урнаштыру яклы түгел. Беренчедән, сабыйларга бик тиз күз тияргә мөмкин. Каты күзле ке­шеләр дә бар бит. Икен­чедән, балаларны урлау очраклары турында да ишетеп торабыз. Ә кызыклы фото­ларның моңа сәбәпче булуы бар. Шуңа күрә балаларны начар ниятле кешеләрдән, яман күзләрдән сак­ларга кирәк. Шәхси тормыш дигән нәрсә дә бар. Бәлкем, бала үзен башкаларга күрсәтүләрен теләми­дер. Ә аның фикерен исәпкә алганнармы? Шуңа күрә фото-видео­ларны бала үз теләге белән генә куярга тиеш.

Кадерле укучылар, ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Сездән фикерләр көтәбез.

Ләйсән Сафина


Инстаграм балалары. Әти-әниләренә моннан ни файда?” язмасына фикерләр

  1. МИН МОНА КАРШЫ .ДОРЕС ЭЙТЭСЕЗ .БАЛАЛАРНЫ ИСТАГРАМДА КУРСЭТЕРГЭ КИРЭКМИ . 1 НЧЕДЭН КУЗ ТИЮ БИК НАЧАР .КАЙСЫ КЕШЕНЕН КУЗЕ МАЛНЫ ДА БЭРЕП ЕГА .БАЛАЛАР ДА КАТЫ ЧИРЛЭП КИТУЛЭРЕ БАР .АЗАГЫ АЯНЫЧЛЫ БУЛА КУРМЭСЕН ХОДАЕМ .ХЭРКЕМНЕН БАЛАСЫ УЗЕНЭ ГАЗИЗ .ШУНА КУРЭ БАЛАЛАРНЫ УЗЕГЕЗ ЯРАТЫП ТЭРБИЯЛЭГЕЗ . Э АНЫ БАР ДОНЬЯГА ЧЫГАРЫРГА КИРЭКМИ .ЭТИ — ЭНИНЕН БАЛАНЫ БОТЕН ДОНЬЯГА КУРСЭТУЕ КИРЭКМИ . 2 НЧЕДЭН НАЧАР КЕШЕЛЭР ДЭ БАР . КЕМНЕН УЕ НЭРСЭДЭ БИТ ? АЛЛАМ САКЛАСЫН , ХОДАЕМ КУРЭЧЭК ИТМЭСЕН БЕР БЭНДЭГЭДЭ .АМИН .БАЛАЛАР БЕЗНЕН КИЛЭЧЭГЕБЕЗ .Э БАЛА БАЛАСЫ ЙОРЭК МАЕБЫЗ .ШЭХСЭН БУ МИНЕМ ФИКЕР .МИНЕМ БЕЛЭН КИЛЕШЕРСЕЗ ДИП УЙЛЫЙМ .РЭХМЭТТ СЕЗГЭ АНЛАВЫГЫЗ ОЧЕН ..

Фикер өстәү