Һәркем җиргә үзенең язмышы, үзенә дигән аерым бер максат белән килә, диләр. Кемдер ул бурычны дөрес аңлый, төгәл үти, кемдер белепме-белмичәме, ялгыша, адаша… Язмабыз герое Азат Зыятдинов беренче төркемгә керә. Шулай да, хезмәт юлын теш технигы булып башлап, беткән авылның ташландык бер ферма урынында гөлбакча ясарга нәрсә этәргән икән аны? Әйдәгез, җавапны бергәләп эзлик әле.
Үткән гасыр азагында яшәүдән туктаган Көекбаш дигән авыл турында инде Балтач районында да күпләр ишетеп кенә белә. Урманнар куенына сыенып, табигатьнең бик тә гүзәл почмагына урнашкан бу авыл беткәнче аннан күп еллар алда фермалары тарала. Авыл исән чакта ук терлекләрдән бушап калган каралтылар еллар үтү белән җимерелә, өч дистә еллап кеше аягы басмаган бу урыннарны кычыткан, алабута, башка төр чүп үләннәр-куаклар басып китә. Кайчандыр сыерлар тавышыннан шаулап торган, эш гөрләп барган территория куркыныч, шомлы бер ташландык урынга әйләнә.
Шуннан урманга гөмбәгә, җиләккә үтеп йөрүчеләрнең дә, шул тирәдәге умарталарын карарга йөрүче Көек егете Азатның да бу хәрабәләргә күп еллар эче поша. Түзми Азат, бер көнне әтисе Рәискә һәм аның туганы Кәрам абыйсына: “Әллә шушы җирләрне арендага алабызмы? Умарта тоту өчен менә дигән урыннар әрәм ята бит”, – дип сүз башлый. Кәрам абыйсы тиргәп үк ташлый. Ул чактагы “Сорнай” хуҗалыгы (әлеге җирләр шушы хуҗалык биләмәсе) җитәкчесе Хәкимулла Сибәгатуллович та: “Энем, ялгышмыйсыңмы? Ул җирләр белән нишләмәкче буласың?” – дип туктатырга омтыла. Юк, каршы килүе түгел ул аның, андагы җимереклек-хәрабәләрнең күләмен белгәнгә, чистартып чыга алырсыңмы, дип кисәтүе генә була. Ә Азат чигенми. Идарәдән: “Хуҗалык ул җирләрдән файдаланмый”, – дигән хат ала да, ул чактагы район башлыгына керә.
– Шушы җирләр артыннан йөри башлагач, район башлыгы алышынды, башкарма комитет җитәкчеләре, милек һәм җир эшләре бүлеге җитәкчеләре берничә тапкыр үзгәрде. Шаккатарсың, әмма безгә аларның берсе дә каршы килмәде, киресенчә, барысы да булышып, хуплап кына торды, – ди Азат. – Үзебез дә, бөтенесен канунга туры китереп, тиешле документларны әзерләп бирә бардык…
– Шулай да, ник тотындым, дигән чагың булдымы? – дип сорыйм Азаттан, ике ел буе күпме хезмәт һәм акча сарыф итүләрен белгәч.
– Яшермим, булды. Берара арылды да, эш тә тукталып торды. Менә шул чакта үкендем. Очына чыга алмыйбыз икән, дип уйлаган идем… Ярый әле туганнар, дуслар ташламады… Күршеләр, авылдашлар – бу җирләрне тәртипкә китерүдә хезмәте кермәгән кеше калмады да бугай, – ди ул.
Ике сыер абзары, терлек азыгы цехы, зур карда, 8 силос траншеясын гына сүтә, фундамент ташларына кадәр арындыра егетләр. Ул урыннарны балчык ташып күмәләр, тау кебек өелгән тиресләрне ташып түгәләр (13 гектарлы мәйданны ашларга җитә ул тиресләр, башка төр ашлама кертәсе дә булмый). Бу җирләрне эшкәрткәндә ватылган техника, сынган төрәннәрнең исәбе юк… Чылбырлы трактор күмелерлек әрәмәлекләрне чистарталар, колач юанлыгы талларны кисәләр, төпләрен чыгаралар, сазлыгын киптерәләр. Соңгысында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка хат язып, махсус программа буенча эшлиләр. Районның “Мелиорация” оешмасы ярдәме белән төрле якка канаулар казып, искитмәле буа ясап, бөтен суны бер урынга туплыйлар. Буада рәхәтләнеп су керергә мөмкин. Балык та үрчетәләр. Пошилар, кабан дуңгызлары су эчәргә дә килә икән әле бирегә.
Бүген инде бу урын табигатьнең бик тә гүзәл бер почмагына әйләнгән. Бер якта урман шаулый, бер өлештә – буа, бер почмакта – кечкенә күл, калган урыннарда печән үсә, бераз киткәч, “Сорнай” хуҗалыгы кырлары җәйрәп ята. Үзләренә шушында килеп эшләгәндә “баш очында түбә булсын” дип, өй дә (анысы өр-яңа түгел, күчереп салынган), мунча да салганнар, умарталар өчен дә аерым биләмә, ояларын саклау өчен кышка умарта өе булдырганнар, җәйге торак, карда ясап, бозаулар, сарыклар асрыйлар. Бер өлештә печән саклар өчен ябык түбәле урын бар. Үз хисапларына килү юлларына чуерташ салганнар…
– Кәкрекүлгә һәм Ком базы белән Таймас арасына ел саен ике пар торна кайта, кечкенә күлдә ике пар үрдәк бала чыгара. Алар да безнекеләр инде хәзер, – ди Зыятдиновлар.
Теләгән кеше бу матурлыкларны үз күзләре белән дә килеп күрә ала икән. Тик хәзер инде бу – шәхси территория, биш ел аренда вакыты чыкканнан соң Азат бу җирләрне үзенә рәсмиләштергән. Хезмәтен күргәннәр, бәяләгәннәр – бу очракта да каршы килүче, “таяк тыгучы” булмаган.
– Шулай да, берничә ел эшләгән Нормадагы теш поликлиникасыннан ник китәргә булдың, белгечлегең буенча да авыл хуҗалыгы һөнәре сайламаган булгансың бит, – дим китәр алдыннан Азатка. “Анда без теш табибы, поликлиника мөдире Әмир Нәсыйхов белән бик килешеп, аңлашып эшләгән идек, ул туган авылында шәхси поликлиникасын ачты да, мин дә киттем”, – ди Азат. Бәлки шушы җирләр тарткандыр аны. Шушы ташландык җирләрне гөлбакча, шаулап торган печән җирләре итү насыйп кәсебе булгандыр… “Өстән” аңа дип тәгаенләнгән миссия шулдыр…
Гөлсинә Хәбибуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Язмада бэтенеседэ шома, кунелле