“Мәктәпләрдә “чистарту“ эше бара: “3ле“гә укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итмиләр“. Социаль челтәрләрдә әти-әниләр әнә шулай дип зарлана. Тик мәктәп директорлары алардан җиңел генә котыла алмаячак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тартучыларны штраф белән куркыта.
“Куркытырга гына теләдек“
Быел республика мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны 20 меңгә якын укучы тәмамлады. Соңгы елларда аларның яртысыннан артыгы техникумнарга китә. Сер түгел, республикада эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә тырышалар. Быел Казанда узасы “Ворлдскиллс“ бәйгесе дә шул коега су сала. Монысы – изге ният. Мәсьәләнең башка ягы да бар. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, кайбер мәктәп директорлары балаларны 10 нчы сыйныфка махсус алмый. Имеш, укуы аксаганнар гомуми рейтингны төшерә.
– Безнең балаларны 10 нчы сыйныфка алмыйлар. Бер генә “өчле“се булганнарны да мәктәптән җибәрәләр. Директор хәтта аттестат тапшыру тантанасында “3ле“ чыккан укучылардан: “Укуыңны дәвам иттерергә урын таптыңмы?“ – дип сорады. Үзе елмайган булды, – дип язган Түбән Камадагы бер укучының әнисе социаль челтәрдәге төркемдә.
Алабуганың бер мәктәбендә исә 10 нчы сыйныфка комиссия аша сайлап алалар икән. Директор, урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, һәр укучыны аерым чакырып, алар белән әңгәмә корганнар. Кемнәргәдер башка уку йортын сайларга тәкъдим иткәннәр. “Сөйләшү 4 сәгать буе барды. Соңыннан сыйныф җитәкчесе, яхшырак укысыннар өчен, укучыларны бераз куркытырга гына теләдек, диде. Бу хәлдән соң кызымның хәле начараеп, “ашыгыч ярдәм“ машинасы чакырттык хәтта. Мондый психологик басым законлымы?“ – дип аптырый борчылган ана.
Әти-әниләр генә түгел, укучылар үзләре дә борчыла, әлбәттә.
– Уртача укып йөрүче бер танышымны 10 нчыга кабул итмәгәннәр иде. Бу аның күңеленә бик нык тигән, күрәсең. Ныграк тырыша башлады.
Башка мәктәпкә күчеп, БДИда хәтта 100 балл туплады. Читтәрәк йөргән, шул ук вакытта ялкаурак булган укучылар бар, укытучылар аларның мөмкинлекләрен белми, – ди Казандагы 11 нче сыйныф укучысы Алсинә. – Хәтта “4-5ле“гә генә укыган укучыларның да кул селтәп, авылга кайтып китүе турында ишеткән бар.
Әти-әниләрхискә бирелә
Директорлар укучыларны кабул итүдән чынлап та баш тартамы? Әти-әниләр урынлы борчыламы?
– Әти-әниләр хискә бирелә. “3ле“ белән алмыйбыз, дип әйтергә директорларның хокукы юк. Әмма укучының алга таба укый алуы да мөһим. Чөнки БДИ бирәселәре бар. Мәктәп директоры әти-әниләр белән һәр очрак буенча аерым сөйләшә, – ди Түбән Кама мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов.
Быел Түбән Камада 9 нчы сыйныфны 2,5 меңнән артык укучы тәмамласа, шуларның меңнән артыгы мәктәптә калачак. Техникумнарга китүчеләр – ел саен 60 процент тирәсе. Бу күрсәткеч “Ворлдскиллс“ бәйгесенә генә бәйле түгел, әлбәттә. 2014 елда районда һөнәри ориентация буенча программа эшли башлаган. “8-9 нчы сыйныф укучыларына көллиятләрне, сәнәгать предприятиеләрен күрсәтәбез. Аларның һәрберсе үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба. Март аенда һөнәр фестивале дә үтә, предприятиеләр бүләкләр бирә. Менә шуның нәтиҗәсе бу“, – ди Айдар Фәретдинов.
“Без каршы килә алмыйбыз“
Унынчыларны иләктән уздыру проблемасы күбрәк Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләргә хас. Авылларда, киресенчә, бала мәктәптә калса ярар иде, дип телиләр.
– Мәктәп – минеке түгел бит, дәүләтнеке. Ә дәүләт һәр теләгән балага тигез белем бирергә хокуклы. Без каршы килә алмыйбыз. Шуңа күрә ничек укуына карамастан, һәр теләгән баланы кабул итәбез. Быел 9 нчы сыйныфны 12 укучы тәмамлады. Яртысы калырга теләк белдерде. Араларында уртача укыганнары да бар. Шул ук вакытта “отличниклар“ның да техникумнарга киткәне булды. Һөнәр сайларга теләкләре булгач, үгетләп торырга кирәкми, – ди Балык Бистәсе районының Мәшләк мәктәбе директоры Рәфыйк Закиров.
Кайбыч районында, киресенчә, укучыларны мәктәптә калдырырга тырышалар. Бу инде район мәгарифендә аерым сәясәткә әйләнгән.
– Бу вакытта балаларның тамырлары ныгымаган була. Гөрләп торган мәктәпләрдән укучылар китә. Бу белем йортлары кем белән эшләргә тиеш соң? Бездә училищелар юк. Әгәр алар Апастагы көллияттә укыйм дисә, каршы килмибез. Алар – җир кешесе, барыбер безгә әйләнеп кайтачак. Бу китүгә саналмый. Әти-әниләргә аңлату эше алып барабыз, – ди район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына да 1 нче һәм 11 нче сыйныфларга кабул итүдән баш тарту буенча мөрәҗәгатьләр шактый килгән.
- Балаларның белем алуга хокукы бозылмасын, 10 нчы сыйныфка кабул итү ачык булсын өчен, әти-әниләргә аңлату, мәктәп сайтында белем алу программалары турында мәгълүматларны яңарту, урнаштыру буенча чаралар күрергә кирәк. Профильле юнәлеш, шулай ук профиль булмаган уку төре баланың ихтыяҗыннан чыгып сайлана. Бары урыннар булмаганда гына баш тартырга мөмкин. Ул очракта әти-әниләр, ул-кызларын башка мәктәпкә бирү өчен, район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, – диелгән министрлык сайтында.
Кабул итүдән законсыз баш тарткан очракта Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексы буенча вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Балаларны 1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга алу буенча министрлыкта “кайнар линия“ ачылды. Соравы булганнар (843) 294-95-04, 294-95-05 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала. Министрлык мәгариф идарәләре җитәкчеләренә үз районнарында “кайнар линия“ телефоннары эшен оештырырга тәкъдим итә.
Укытучы фикере
Ринат Хәйруллин, Мамадыш районының Урта Кирмән мәктәбе укытучысы, Ризаэддин Фәхретдин премиясе лауреаты:
– БДИга бер яклы гына бәя биреп тә булмый. Аның тискәре һәм уңай яклары да бар. Шул ук вакытта ул укучыларны да, укытучыларны да икегә аерды: БДИны тапшыра алырдай һәм алмастай укучылар, БДИ әзерләүче һәм әзерләмәүче укытучыларга… Билгеле, үз фәне имтиханга сайланмаган педагог тынычрак яши. Ни әйтсәң дә, сынауны өстәмә эшләмичә генә тапшырып булмый. Рейтинг билгеләү кирәк түгел, ә менә имтиханга әзерләгән укытучыны матди яктан кызыксындыру кирәк. Узган уку елында 9 нчы сыйныфта укучы бер кызым минем фәннән имтиханны “2ле“гә тапшырды. Мин бит аның белән эшләмәдем түгел, эшләдем. Ләкин 3 литрлы банкага 4 литр су салып булмый. Директорларның 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарту кыланмышлары, гомумән, мантыйкка сыймый. Бу бит баланың белем алуга булган конституцион хокукын кысу була. Бала имтихан бирәчәгенә ышанып килә икән, укысын. Бирә алмаган очракта да нәрсә буласын ныклап аңлатырга кирәк. Аттестат ала алмаса, ахыр чиктә, 9 нчы сыйныф аттестаты белән уку мөмкинлеге бар. Укуда калышкан укучыларның әти-әниләре дә ныклап уйланырга тиеш дип саныйм. Нинди адым ясауларын алар да белсен иде. Бәлки, чынлап та, аның баласына 10-11 нче сыйныфта уку – газаптыр.
Белгеч сүзе
Айдар Кәлимуллин, КФУның психология һәм мәгариф институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор:
– Монда мәктәп директорларын гына гаепләп булмый. Чөнки БДИ нәтиҗәләре белем сыйфатын бәяләүче күрсәткеч булып тора. Шуңа күрә мәктәп җитәкчеләре арасында начар укыган балаларны 10 нчы сыйныфка кабул итәргә теләмәүчеләр дә бар. Әле уртача укыганнарны да алмаган чаклар очрый. Минемчә, укучының укуга омтылышын бәяләргә кирәк. Яшерен-батырын түгел, уку бөтенләй кызыксындырмый торган балалар да бар. Икенче яктан, күрсәткечләре әллә ни зур булмаган укучылар да очрый, әмма аларның үсәсе, белемен киңәйтәсе килә. Бер мисал китерәм: дусларымның берсе совет мәктәбендә тарих һәм урыс әдәбияты белән генә кызыксынды. Бүгенге таләпләр буенча ул 10 нчы сыйныфка эләгә алмас иде. Хәзер минем танышым – танылган тарихчы, академик. Мондый мисалларны күп китерергә була. Шуңа күрә бүгенге стандарт таләпләренә туры килми торган талантларның юлларын ябарга хокукыбыз юк. Белемгә омтылган, әмма төрле сәбәпләр аркасында әле үзләрен күрсәтә алмаган укучыларга алга таба укуын дәвам иттерү мөмкинлеге булырга тиеш. Укытучының бурычы – бөтен көчен куеп, аларны үстерү. Без берничек тә, баланың киләчәге юк, дип нәтиҗә чыгара алмыйбыз, моңа хокукыбыз да юк. Совет заманында әйбәт укымаган укучылар училищеларга китә иде. Үзләре вузларда укый алмаган әти-әниләр, без югары белем ала алмадык, балалар алсын инде ичмаса дип, аларны укытырга тырыша. Менә бу стереотип бетмәгән әле бездә. Көнбатышта исә бөтенләй башка хәл күзәтелә. Шотландия мәктәпләрендә булдым. Анда инде 7 нче сыйныфта хезмәт күрсәтүгә бәйле фәннәргә өйрәтәләр. Монда беркем дә читенсенми. Дөрес, баланы 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарту укучының белем алуга хокукларын боза. Тик әти-әниләр балаларының киләчәге турында төптән уйласын иде. БДИны начар бирсә, ул бала 10-11 нче сыйныфта вакытын бушка уздырган булып чыга. Шуңа күрә эшче һөнәр сайласа, отышлырак булачак.
Сәрия Мифтахова