Ялларда Татарстанда һава торышы тотрыксыз була

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, атна ахырында Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Циклон һәм атмосфера йогынтысы нәтиҗәсендә һава торышы тотрыксыз булачак. 

Чәршәмбе, 21 августта, алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +25..+27 градуска кадәр җылытачак.

Пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Төбәкнең көнбатыш чигенә чираттагы атмосфера фронты күчүе аркасында көн азагында кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +22..+27 градус булачак.

Киләсе ике көндә һава торышы тотрыксыз булачак. Җомга көнне, 23 августта көндез +23..+28 градуска кадәр җылытачак. Шимбә һава температурасы +20..+25 градус булачак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү