Россиядә армиягә чакыру тәртибе үзгәрде

1 сентябрьдән башлап «Хәрби хезмәт турында» законга үзгәрешләр үз көченә керә. Документтагы үзгәрешләр хезмәт иткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына, көндезге бүлектә укучы студентларга кагыла. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Армиягә чакырылу вакытын кичектереп тору хокукына ия булган яки армиягә барудан азат ителгән кешеләр 1 сентябрьдән бу хокукларыннан баш тарта ала. Моның өчен военкоматның кабул итү комиссиясенә барып, гариза язарга кирәк.

Үзгәрешләр фәнни дәрәҗәсе булган кешеләргә, бакалавриат, специалитет, магистратурада көндезге бүлектә укучы студентларга, хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең бертуган абыйларына һәм энеләренә, балаларына кагыла.

1 сентябрьгә кадәр армиягә чакырылган вакытлы хезмәт итүче солдатларга (срочники) вакытыннан алда демобилизацияләнергә рөхсәт итәчәкләр. Бу мөмкинлек частьта булган вакытта сәбәпләр килеп чыкканда бирелә. Мәсәлән, солдатның икенче баласы туган очракта.

Моннан тыш, повестка алып та, военкоматка килмәгән өчен, медкомиссия узудан баш тарткан өчен штраф күләме арта. Моңа кадәр 500 сум булган штраф 3000 сумга га кадәр җитәчәк.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/01/192630/


Фикер өстәү