Татарстанда юл һәлакәтендә шофер һәм пассажир һәлак булган (ФОТО)

Татарстанда «КИА» машинасы тракторга барып бәрелгәннән соң «Камаз» белән капма-каршы бәрелешә. Чит ил машинасы йөртүчесе һәм пассажиры һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.00 сәгатьтә Нурлат — Акъегет автомобиль юлында «КИА» автомобиленең 55 яшьлек йөртүчесе тизлекне һәм дистанцияне дөрес сайламаган. Нәтиҗәдә трактор белән бәрелешкән», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Җиңел машина трактор белән каты бәрелешүдән соң «КАМАЗ» йөк машинасына капма-каршы барып бәрелә.

Корея автомобиль йөртүчесе һәм 59 яшьлек пассажир һәлак була.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/28/194408/


Фикер өстәү