Эш атнасын кыскарту турында фикер алышачаклар

Эш атнасын кыскарту идеясе турында Россия өчьяклы комиссиясендә (РТК) фикер алышачаклар, тиешле консультацияләр үткәрү 2019 елның икенче яртыеллыгына беренчел чараларның бердәм планына кертелгән, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Агентлык карамагында булган документта, РТКның эш төркемнәрендә материаллар ноябрь аенда каралачак, диелгән.

Материалларны консультациягә әзерләү өчен РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, профсоюзларның һәм эш бирүчеләрнең Гомумроссия берләшмәләре һәм РТКның берничә эшче төркеме җавап бирәчәк.


Фикер өстәү