Сез сайлауга ни өчен барасыз? (Сораштыру)

8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлау уза. Бу көн өлешчә бәйрәм төсмере алачак. Казанда сайлау участогына килүчеләр өчен буфетлар эшләячәк, концертлар оештырылачак. Үз тавышын белдерергә килүче шәһәр халкына транспортта бушлай йөрү өчен беләзек тә өләшәчәкләр. Шуның белән “Казан-Арена” стадионында узучы бәйрәм концертына да барырга мөмкин. “Әдәби ишегалды”нда шигырь укулар, Татарстан театр артистлары чыгышлары көтелә, күчмә китапханәләр дә эшләячәк. Татарстанда сайлауны Иҗтимагый палатадан 5 мең юрист һәм белгеч күзәтәчәк. Әлбәттә инде, бу чаралар халыкны кызыктыру өчен түгел, ә бәлки, көнне файдалы, истә калырлык итеп үткәрү өчен оештырыла. Ә сез сайлауга ни өчен барасыз?

Венера Ганиева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

– Гомерем буена бардым һәм барачакмын. Гражданлык бурычы бит ул безнең. Анда барудан файда юк, берни үзгәрми, диюче кешеләр дә бар. Бу дөрес сүз түгел. Һәр кеше җәмгыятькә үзгәрешләр кертү өчен үз тавышын бирергә тиеш. Бүген депутатлыкка кандидат яшьләрнең актив, креатив булуын хуплыйм. Элек сайлаулар күңеллерәк уза иде кебек. Тавыш бирү участокларында халыкны гармуннар белән җырлап каршы алалар иде. Өйгә кайткач, табын корып, кунаклар чакыра идек. Сайлауга баручылар һәрвакыт яхшыга ышана, барысын да яхшыга юрый.

Юрий Степанов, Мамадыш районының бер хуҗалыклы Тәкәрлек авылында яшәүче:

– Барысы да кәефкә бәйле. Авылда сайлау участогы булмагач, биш чакрымдагы Шәдчегә барырга туры килә. Ә мин Тәкәрлектә генә яшәргә өйрәнгән. Бару-бармавымны төгәл әйтә алмыйм. Бармый калсам да, аптырамаслар. Бер Юрий бармаудан әллә ни үзгәрмәячәк. Сайлау җитмичә, бернәрсә дә әйтеп булмый. Яңа көн тусын әле, күз күрер. Бәлкем, әйләнеп тә кайтырмын.

Фоат Садриев, Татарстан халык язучысы:

– Ничек бармыйсын ди инде?! 18 яшьтән тавышымны бирергә барам. Безнең канга сеңгән инде ул. Таш яуса да барачакмын, әле моңа кадәр урна тотып, өйгә килгәннәре юк. Бурыч бит бу! Элек халыкта ватанпәрвәрлек хисе көчлерәк иде. Совет заманында үзебез дә чыгышлар ясый идек. Беренче тапкыр шигырь сөйләвем дә шунда булды. Иҗатка тартылу шуннан башланды. Элек әнинең сайлаудан кайтуын көтеп тора идек. Әти сугышта үлгәч, тормыш җиңел түгел. Әни исә прәннек, шикәр алып кайта иде. Хәзер дә сайлауга килүчеләрне чәй белән сыйлыйлар.

Әнвәр Вәлиев, Актаныш районының Байсар авылы клубы мөдире:

– Бармыйча калып булмый, үзебез халыкны үгетлибез, аны оештырабыз бит. Бурычны үтәргә кирәк. Авыл кешеләре күңел дә ачсын дип, концерт та куябыз. Беренче булып килүчеләрне бүләксез калдырмыйбыз. Әби-бабайларга – чәй, яшьләргә блокнот, каләм бирәбез. Бездә авыл халкы сайлауга актив йөри.


Фикер өстәү