Атна уртасында кар һәм буран булуы көтелә

Бу атнада Татарстанда һава торышы начарлана — юеш кар, бозлавык һәм суыклар көтелә. Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннарның килүе белән бәйле, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Иртәгә, 29 октябрьдә, явым-төшем булмаячак, әмма төнлә температура +1…-4 градус булачак, ә көндез — 0..+5.

Чәршәмбе көнне иртән һәм көндез юеш кар көтелә. Термометр баганалары төнлә -1…-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0..+5 булачак.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кар, урыны белән буран, көчле җил көтелә. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -1…-6 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы +1…+3 градус булачак.

Якынча фаразлар буенча, ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак, бераз кар явачак. Төнлә температура -4…-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +1..-4 күрсәтәчәк.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү