Никахны килешү төзүдән башларгамы? | Сорау-җавап

Егетем кияүгә чыгарга тәкьдим ясады. Өйләнешкәч, минем фатирда торачакбыз. Әти-әнием никах килешүе (брачный договор) төзергә куша. Мин үзем моны кирәк санамыйм. Никах килешүе шулкадәр мөһим әйбер микәнни ул?

Әлфия Харисова. Чаллы

Сорауга юрист Рөстәм Зарипов җавап бирә:

– Чит илләрдә күптән гадәти күренешкә әверелгән никах килешүе төзү соңгы елларда Россиядә дә еш кулланыла башлады. Аны төзү мәҗбүри түгел. Әмма күңел тынычлыгы өчен бу рәсми документны булдырсаң, зыян итмәс дип саныйм. Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми бит. Никах килешүе төзү өчен берничә шарт үтәлү зарур.

Беренчедән, никах килешүен төзүгә ир дә, хатын да риза булырга тиеш. Аны теләсә кайсы вакытта төзергә мөмкин. Туйлары булмаган килеш, шундый документ төзүчеләр дә шактый. Тик бу очракта никах килешүе бары тик туй көненнән соң гына үз көченә керә.

Килешүне һәр гаилә үзе төзи ала, әмма аны нотариус имзасы расларга тиеш. Шул очракта гына ул юридик көчкә ия булачак. Килешүне төзергә адвокат та булыша ала. Еш кына, вакыт узу белән, гаиләләр әлеге документка төрле төзәтүләр кертергә тели. Моны эшләп була, билгеле. Барлык кирәк булган пунктларны әзерләп бетергәч, нотариус янына барырга гына кирәк. Никах килешүе ике ардагы милек мөнәсәбәтләренә генә ачыклык кертә. Ир белән хатын арасында булган шәхси мөнәсәбәтләр, балаларга булган хокуклар кебек күп кенә башка сораулар никах килешүенә кагылмый.


Фикер өстәү