Миңнеханов: «Бигеш» аэропортын реконструкцияләүне халык проекты итәргә кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Николай Лемаев исеме бирелгән «Бигеш» аэропорты концепциясен төзүгә җәмәгатьчелек һәм яшь архитекторларны да җәлеп итү тәкъдиме белән чыкты. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына шулай дип җавап бирде.

«Аэропортларга мәшһүр кешеләрнең исемнәрен бирү уңаеннан үткәрелгән бәйгедән соң «Бигеш» аэропортына реконструкция үткәрергә карар кылынды. Аның концептуаль күренешен тәкъдим иттеләр, ә Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләгә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәргә чакырды», — диде Галимова.

«Рөстәм Миңнеханов монда яшь архитекторларны да җәлеп итәргә кирәк дип белдерде. Без күптән түгел генә архбиеннале үткәрдек, анда студентларга үз потенциалын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Әлеге проектны чынлап та халыкныкы итү өчен аларның мөмкинлекләрен һәм ресурсларын җәлеп итеп булыр иде», — дип сүзен йомгаклады Галимова.

Кичә ТР Президенты «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен Түбән Камага барды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/14/196933/ 

Фикер өстәү