Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясеннән төп биш яңалык

– Озак еллар аренда мәйданы булып хезмәт иткән Казан циркы үз программаларын әзерли башлый. Узган ел шундый 5 тамаша куелган да инде. Бу тамашалар хисабына керем алу биш тапкырга арткан. ТАССРның 100 еллыгына цирк милли программа әзерли.
– ТАССРның 100 еллыгына Алафузов театры, Юдино һәм Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йортлары ачыла.
– Чаллы драма театры һәм Милли китапханә яңа бинага күчә.
– Чаллы курчак театры бинасында ремонт эшләре төгәлләнәчәк.
– “Мәдәният” илкүләм проекты нигезендә Әлмәттә орган залы төзү планлаштырыла.


Фикер өстәү