«Нефтехимик» ХК җитәкчелеге клуб капитаны Степан Захарчук белән килешүне өзгән.
«Хоккейчы Степан Захарчук катнашында юл — транспорт һәлакәтләре турында өстәмә мәгълүматны өйрәнгәннән соң, «Нефтехимик «хоккей клубы хоккейчы белән контрактны өзү турында карар кабул итте», — диелә клубның рәсми сайтында.
Искәртеп узабыз, якшәмбе көнне, 19 гыйнварда, Захарчук, машина белән идарә иткән вакытта, Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан иде. Матбугат чараларында аның рульгә исерек килеш утыру хакында хәбәр таралды.