Арча мөхтәсибәте республикакүләм чаңгы ярышы үткәрә

16 февральдә Арча мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылында чаңгы ярышлары уздырылачак. Әлеге спорт чарасы ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Арча районының 90 еллыгына багышлап оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда катнашучыларны теркәү иртәнге 09.00 сәгатьтә Мөрәле авылында «Мәйдан» спорт-күңел ачу полигонында башланып китәчәк. Чаңгы ярышында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен, яшь категорияләренә карап, махсус дистанцияләр булдырылган.

Барлыгы — җиде төркем: 2009 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр, 2006-2008, 2004-2005, 2002-2003, 35 яшь һәм аннан яшьрәкләр, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук Арча мөхтәсибәте имамнары, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимәләр. Дистанциянең озынлыгы, катнашучының җенесенә һәм яшенә карап, 500 метрдан алып 5 километрга кадәр ераклыкны тәшкил итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк, аларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.

Спорт чарасын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Арча районы мөхтәсибәте оештыра һәм, елдагыча, чаңгы ярышында Татарстанда яшәүче һәр кеше килеп катнаша ала.

Чаңгычылардан гаризалар 14 февральгә кадәр n-ravil@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 987 234-70-35 (Равил Нәбиуллин).


Фикер өстәү