“Мәшһүр хатыннар” китабы русча чыгачак

Хатын-кыз хокукларын мәгърифәтчелек карашларыннан торып яклаучы иң зур шәхесләребезнең берсе, һичшиксез, тарихчы, журналист, дин галиме Ризаэддин Фәхретдин булган. Аның 1904 елда бастырылган “Мәшһүр хатыннар” китабы үз заманында, хәер, хәзер – йөз уналты ел үткәч тә,  төркиләр мохитендә генә түгел, барча мөселман дөньясында  зур урын биләгән хатын-кызлар тормышын яктыртучы иң саллы хезмәт булып санала. Автобиографияләр рәвешендә язылган әлеге хезмәт 680 биттән тора, анда 547 шәхеснең тәрҗемәи хәле тупланган.

Бүген бу хезмәт белән бик аз гына кеше таныш. Үз вакытында “Мәшһүр хатыннар”ның басылып чыгуы  татар дөньясында гына түгел, барча төрки дөньяда зур вакыйга булып кабул ителгән. Илдә башланып киткән инкыйлаб дулкыннары туташ-ханымнар дөньясына да зур җанлану кертә. Хатын-кызларга тигез хокуклар бирү проблемасына күп кенә мәгърифәтчеләр, язучылар игътибар итә. 1913 елда Казанда “Сөембикә” журналы чыга башлау да – шуның бер нәтиҗәсе.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Алсу Хәсәвнех бөек мәгърифәтчебезнең шушы олуг хезмәтен урыс теленә тәрҗемә иткән. Алсу ханым Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында, яшь галимнәр алдында бу хезмәткә ничек алынуын, тәрҗемә эшенең нечкәлекләрен бәян итте. Насыйп булса, урысчага күчерелгән әлеге хезмәт берничә айдан Нижгардагы «Мәдинә” нәшриятында басылып чыгачак. Галимә ханымның әйтүенә караганда, яңа мәгълүматлар табылу сәбәпле,  Ризаэддин хәзрәт  берничә елдан бу хезмәтен тулыландырып, берничә төшен төзәтеп, кабат нәшер итәргә ниятләгән. Әмма, җитди сәбәпләр аркасында, әлеге мәгълүматлар юкка чыга. 1934 елда галим, бу ниятенә кабат кайтып, мәшһүрләр исемлегенә 74 кешене өсти. Тик бу хезмәт дөньяга чыга алмый кала. Әлеге кулъязма әсәр хәзерге вакытта Уфада саклана. Дөрес, Алсу ханым әлеге исемлектән Идел-Урал төбәгендә яшәгән, аеруча билгеле булган 20 шәхесне генә өстәргә булган. “Архивта эшләве кыенрак, вакыт тыгызрак булды. Вакыт иркен булса, шәт күбрәк кешене керткән булыр идем”, – диде тәрҗемәче үзе бу уңайдан.

Әлеге егерме кешедән икесен генә телгә алыйк. Галия – мәшһүр мәгърифәтче, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең кызы. Галия коръәнхафиз була, әтисе “Мостафадел- әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар” хезмәтен язганда зур ярдәм күрсәтә; гарәп, фарсы галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә. Мөхлисә Бубый әлегәчә Уфа Диния нәзарәтендә казый булып эшләгән бердәнбер хатын-кыз булып кала. Ул туган авылы Иж-Бубида кызлар мәдрәсәсен җитәкли. Троицкига күчкәч, Габдрахман Әхмәровның хатын-кызлар мәдрәсәсендә, «Гайния” мәктәбендә, хатын-кызлар өчен ачылган “Дарэл мөгаллимәт” педагогия училищесында укыткан.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү