Фатыйх Сибагатуллин: “Конституциядә Табигатьне саклауга кагылышлы төзәтмәләр күптән кирәк иде”

Конституциягә табигатьне яклау буенча кертеләсе үзгәрешләрне “ВТ” хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин шәрехәләде. “Табигатьне саклауга кагылышлы төзәтмәләр күптән кирәк иде. Болай эшләгәндә, без тирә-якка тискәре тәэсирләрне киметәчәкбез, табигать сакланачак, халыкка яшәр өчен экологик яктан уңай шартлар тудырылачак”,  – диде ул.

Аның искәртүенчә, Төп Закон ил хөкүмәте каршында халык өчен экологик яктан уңай шартлар тудыру, тирә-якка тискәре тәэсир итүне киметү, илдәге табигый һәм биологик  күпкырлылыкны саклау бурычларын куя. Шулай ук экологик белем бирү өчен шартлар тудырылачак. Гади генә итеп әйткәндә, табигатькә каршы кылынган гамәлләр Конституцияне бозу дип саналачак, андый эшләр өчен җаваплылык бөтенләй башка югарылыкка күтәрелә.

– Моңарчы илдә хакимлек иткән бер генә патша да, түрә дә экологик вәзгыятькә игътибар бирмәгән. Россия Президенты Владимир Путин иң беренчеләрдән булып, табигатьне кайгырта башлады. Берзаман беркем дә игътибар итмәгән Байкал күленә чират җитте. 2017 ел илдә Экология елы булды. Мин экология юнәлешендә Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрне тиздән чыгачак китабыма да керттем. Сәламәт яшәр өчен чиста һава, су кирәк. Шуңа да илдә яшәүче һәркем үзеннән өлеш кертергә, сакчыл булырга, яшеллекне, су-күлләрне сакларга тиеш, — диде депутат.

 


Фикер өстәү