Карабодайдан кәтлит ясау ЫСУЛЫ

Җыеп куйган карабодайларыгыз бармы әле? Бүген менә шуннан бик тәмле кәтлит ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Моның өчен бер стакан карабодай (пешкән), фарш (карабодай күләмендә, күбрәк булса да ярый),  1 йомырка, бер кишер, суган, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч кирәк булачак.

Соус өчен: 2 аш кашыгы 15 процентлы каймак, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан кайнаган су, ярты чәй кашыгы кызыл борыч яки паприка.

Фарш, суган (ваклап туралган), кишер (вак тишекле угыч аша чыгарылган), карабодай, яшел тәмләткечләрнен барысын бергә бер савытка салып, тәменчә тоз, әзрәк кара борыч өстибез дә яхшылап болгатабыз. Кулларны юешләп, кәтлитләр әвәлибез. Шушы ингредиентлардан уртача зурлыктагы 8-9 кәтлит чыга. Кәтлитләрне табага (төбен майламыйча гына) тезәбез.

Шуннан соус ясыйбыз: бер савытка каймак белән томат пастасын салып, өстенә кайнаган җылымса су агызабыз, борыч өстәп, болгатабыз да табадагы кәтлитләр өстенә (яртылаш күмәрлек итеп) салабыз. Табаны газ миченә (180 градуска җылытылган) куеп, 30-35 минут тотабыз. Гарнирга токмач, бәрәңге, пешкән кәбестә куярга мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Фото: koolinar.ru


2 фикер

  1. Бик тәмле кәтлитләр 👍, мин дә аккаунтымда нәкъ шул рецептны куйган идем, шулай ук башка рецептлар, файдалы киңәшләр дэ таба аласыз

  2. Бик тәмле чыга бу рецепт буенча кәтлитләр, мин дә рецептын аккаунтыма куйган идем, яратып пешерделәр, бертөрле рецепт буенча пешерэбез икэн Ватаным Татарстанлылар белэн, бер дулкында 👍😉

Фикер өстәү