9 майдагы бәйрәм салюты кичектерелә

Covid-19 таралуны кисәтү өчен быел Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә традицион салют күчереләчәк. Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр.

«Россия территориясендә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында санитар-эпидемиологик вазгыять уңаеннан, шулай ук инфекция йоктыруның яңа очракларын булдырмау максатларында Татарстан җитәкчелеге Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 елның 9 маена планлаштырылган бәйрәм салютын гамәлдән чыгару турында карар кабул итте», диелгән хәбәрдә.

Салютны күчерү турындагы карарга шулай ук гражданнарның һәм транспортның йөрүенә чикләү чаралары кертү дә йогынты ясады. «Салют Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар уздыру көнендә булачак. Көне соңрак игълан ителәчәк», дип ачыклык керттеләр оператив штабта.


Фикер өстәү