Кыяр уңышы мул булсын өчен төбенә кычыткан салырга кирәк?!

Хәтта начар туфракта да кыярдан мул уңыш алу серен беләсезме икән? Моның өчен аны менә хәзер бик дөрес итеп утыртырга кирәк. Бу ысул белән утыртучыларга кыйммәтле ашламалар сатып алуның да хаҗәте юк.

Иң элек шактый ук тирән чокыр (1 ярым көрәк тирәнлегендә) казырга. Чокыр төбенә яңа өзеп алынган кычыткан яфракларын (көрәк белән ваклап чабып) җәяргә. Никадәр ваграк булса, шуның кадәр әйбәтрәк – тизрәк череп, тизрәк файда китерә башлаячак. Кычытканны клевер яки тузганак үләннәре дә алыштырырга мөмкин – аларда азот матдәсе күп. Шуннан кычытканны бераз гына туфрак белән болгатырга. Катнашмага су сибәргә. Өстенә 10 сантиметрлы компост катламы салгач, тагын су сибәргә. Хәзер инде кыяр үсентесен (орлыгын) утыртырга да була. Туфрак кипшермәсен өчен тирә-юненә салам (кипкән үлән калдыклары) җәяргә мөмкин.

Болай эшләгәндә, кыяр үсентесе чокыр эчендә шактый ук тирәндә кала. Май аеның суык көннәрендә пленка белән каплау өчен җайлы бу. Ә инде үсенте зур үскәч, чокырны туфрак белән күмеп, җир белән тигезләргә кирәк. Кыярның тамырларын ныгыту, уңышын тагын да арттыру өчен шулай кирәк.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү