Антибиотикны ничек эчәргә?

Бик күп чирләрне дәвалауда төп рольне уйнаса да, антибиотикларның организмга зыяны да шактый. Шуңа күрә, табиб андый дару билгеләсә, күңелдә икеле-микеле хисләр уяна: тереләсе дә килә, куркыта да. Антибиотикның зарарлы тәэсирен киметеп буламы икән?

Сорауга беренче категорияле табиб-терапевт Зәйтүнә Газизова (фото) ачыклык кертте.

– Эчәклектә миллионлаган микроорганизмнар яши.  Сәламәтлегебезнең торышы, иммунитет ныклыгы шуларга бәйле, дияргә дә мөмкин. Файдалы бактерияләр авыру китереп чыгаручы микроорганизмнарга тәннең күзәнәкләренә ябышырга ирек бирми, безне төрле инфекцияләрдән саклый. Ә антибиотиклар бактериянең «дус»мы, «дошман»мы икәнен аерып тормый, барысын да үтерә.

Антибиотик курсын билгеләгәндә, микрофлораның нинди хәлдә булуына бәйле рәвештә, дару төрлечә тәэсир итә. Мәсәлән, әгәр кеше антибиотик эчә башлаганда, анда яхшы бактерияләр күбрәк булса, даруның зыяны сизелми дә калырга мөмкин. Әгәр гөмбәчекләр күп булса, файдалы микроогранизмнарның үлүе нәтиҗәсендә, алар котырып үрчи башлый, чөнки антибиотиклар гөмбәчекне үтерми. Шул сәбәпле гөмбәчек авырулары барлыкка килә (күп очракта сөт авыруы (молочница)). Бу бигрәк тә татлы ризыклар, ак күмәч ашарга яраткан кешеләрдә күзәтелә.

Яхшы бактерияләрнең юкка чыгуы ашказаны эшләмәүгә, эч китүгә дә сәбәп булырга мөмкин. Мондый күңелсез хәлләр, гадәттә, антибиотик эчә башлауның 2-3 нче көнендә килеп чыга.

Ит шулпасы булыша

Антибиотиклар сәламәтлеккә зыян салмасын өчен, дәвалану вакытында кайбер ризыклардан баш тартырга туры килер. Беренче чиратта хәмердән. Чөнки ул безнең күзәнәкләрне агулый.

Шулай ук сөт тә дошманга әверелергә мөмкин. Сөттәге кальций, антибиотикның компонентлары белән реакциягә кереп, аларның көчен бетерә. Нәтиҗәдә даруның бер файдасы да тими.

Бактерияләргә каршы дару эчкәндә, углеводлы азыкларны – ак ипи, тәм-томны да бик нык чикләргә кирәк. Авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар андыйларны бик ярата.

Кыздырылган, артык тозлы, борычлы ризыклар ашказанының лайлалы тышчасын зарарлый. Майларны да киметегез, чөнки  бавырга көч киләчәк.

Антибиотик белән дәваланганда, ашказаны-эчәклек трактының лайлалы тышчасына да зыян китерми, «дус» микрофлорага да ярдәм итә торган азыкка өстенлек бирү әйбәт. Бу – клетчаткага бай продуктлар: сельдерей, ташкабак, баклажан, яшел тәмләткечләр. Бераз җиләк-җимеш тә ашарга ярый. Иң мөһиме: барысы да термик эшкәртелгән (суда яки парда, мичтә яки томалап пешерелгән) булырга тиеш. Ул очракта клетчатканы бактерияләр тизрәк үзләштерә. Өреле ит шулпасын да онытып бетермәгез, анысы эчәклекнең лайлалы тышчасын саклый һәм үз хәленә кайтара.

Аннары нишләргә?

Дару эчү курсы тәмамлангач, элеккечә туклануга акрынлап кына күчәргә кирәк. Күчеш атна-ун көнгә сузылырга, рационда махсус чыгарылган әчегән сөт продуктлары булырга тиеш. Болар – файдалы микроорганизмнарга баетылган, ягъни «тере» йогырт, кефир.

Йогырттагы файдалы микроорганизмнар ашказанында үлеп бетәр, дип борчылмагыз. Әчегән сөт продуктларына микроорганизмнарның ашказаны согы тәэсиренә бирешми торган штаммнарын кушалар. Ләкин шунысын истә тотыгыз: йогырт яки кефирны ашказаны тулы чакта – ашаганнан соң эчү яхшырак. Ул очракта файдалы бактерияләр эчәклеккә исән-имин барып җитәчәк.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү