Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «Аэрофлот» җәмгыятенең Муса Җәлил исемендәге самолеты кайтты.
Очкычның беренче рейсын тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Муса Җәлил исемен йөрткән очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин килде.