Рөстәм Миңнеханов «Урам» экстрим-паркында сынау ярышларында булды

Яшьләр көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Урам» яңа экстрим-паркында сынау ярышларында булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Миллениум» күпере янындагы парк күп функцияле иҗтимагый киңлеккә әвереләчәк, төзелеш мәйданы 2 гектарга якын тәшкил итә.

BMX-фристайл буенча Россия чемпионы Ирек Ризаев тәэсирләре белән уртаклашты.

«Бу дөньяда иң яхшы мәйданчыкларның берсе! Австралиялеләр һәм америкалылар язалар, кунакка килергә телиләр», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Президентына Ризаев.


Фикер өстәү