Коронавируска бәйле 4 сорауга ҖАВАП

Гадәттәгечә, республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле сорауларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирә.

1. Татарстандагы вазгыять ни хәлдә?

Барлыгы 1129 сырхау дәвалана. Шуларның 69ы – ИВЛ (үпкәне ясалма вентиляцияләү) аппаратында. Авыручыларның 51 проценты – эшли торган кешеләр, 23е – пенсионерлар. Күмәк иммунитетны тикшерүгә бәйле проект өчен 2504 проба алынды.

2. Коронавирус инфекциясе ашказаны асты бизе һәм бавыр күзәнәкләрен зарарларга мөмкин. Бу исә шикәр диабетына китерә. Татарстанда коронавируска бәйле рәвештә әлеге авыру белән чирләүчеләр артмадымы?

Республикада бу күзәтелми. Шикәр диабеты – бүген генә барлыкка килгән авыру түгел. Аның билгеләре билгеле бер вакыт узгач кына күренә башлый.

3. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен уздыру турында Указга кул куйды. Быел бәйрәмнең датасы итеп шимбә, 2020 елның 4 июле сайланды. Сабантуй бәйрәме ничек узачак?

Татарстанда Сабантуй бәйрәмен зур булмаган авылларда үткәрергә рөхсәт итәчәкләр. Һәр районда булган Роспотребнадзор белгечләре белән килештереп, бәйрәмне авылларда уздырырга мөмкин. Шәһәрләрдә исә массакүләм чаралар булмаячак.

4. Халык таксида күбрәк йөри башлады, чөнки җәмәгать транспортында чир йоктыру куркынычы зуррак. Таксистлар арасында авыручылар бармы?

Юк. Таксида хәрәкәт итүнең дә үз кагыйдәләре бар: машина эчендә ике кешедән артмаска, битлек, пирчәткә кулланырга кирәк.

 

Ильдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү