Фәрит Гыйбатдиновны туган авылында соңгы юлга озаталар

Вакытсыз арабыздан киткән Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновны бүген туган авылы Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында җирләячәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итте.

Фәрит Гыйбатдиновның җәсаден хастаханәдән авылына алып кайтып, йорты яныннан соңгы юлга озатачаклар.

Ул 24 июньдә коронавирустан хәле катлауланып, Чабаксар хастаханәсенә эләккән иңде. Ә үлеменең сәбәбе инфаркт булганлыгы мәгълүм.


Фикер өстәү