Балаларга әйтергә ярамый торган 6 ҖӨМЛӘ

Өлкәннәр тарафыннан балага еш әйтелә торган ялгыш сүзләр бар. Аларны кулланмаска тырышсагыз, үзегез өчен дә, балагыз өчен дә яхшырак булачак.

«Безнең малайга нинди кәләш үскән!» Булачак кияү-кәләшләр турында сөйләгәндә өлкәннәр әллә ниләр әйтеп ташларга мөмкин. Болар бар да баланы оялтачак кына. Ризасызлык хисе дә барлыкка килергә мөмкин.

«Ә менә күрше малае…» Баланы бервакытта да башка дуслары белән чагыштырырга ярамый. Бу балада каршылыклы хисләр генә уятачак, үз-үзенә ышанычын киметәчәк.

«Мәктәптә ни хәлләр бар?» Әлеге сорауны биргәндә дә бик сак булырга кирәк. Күп кенә ата-ана бу сорауны «әйбәт» сүзен ишетергә өметләнгәнгә генә бирә. Ә балалар исә мәктәп тормышы турында күбрәк сөйләргә тели. Тик еш кына аларны ишетүче юк.

«Син гел ялгыш эшлисең». Балага «гел», «һаман», «беркайчан да» кебек гомумиләштерүче сүзләрне әйтергә киңәш ителми. Урамнан кергәч, сабыегыз кулын юарга онытты, ди. Нигә аны сүгәргә? Ул бит аны белеп эшләми. Онытылып кына киткән булуы да бар.

«Башың яшь әле», «борын астың кипмәгән», «күп белсәң, тиз картаерсың» кебек гыйбарәләр кечкенә балаларның гына түгел, үсмерләрнең дә ачуын чыгара. Алар моны үзләрен җитди санамыйлар, дип кабул итә.

«Мин шулай дип әйткәнгә күрә!» Авыздан еш чыгып китә торган сүз бу, шулаймы? «Ник, нигә?» дип аптыратучы балаларга болай дип җавап кайтару – зур хата, ди белгечләр. Бу, беренче чиратта, әңгәмәдәшеңне хөрмәт итмәүне аңлата, ди алар. Ә үзен яратмауларын тойган бала тора-бара ата-анасын бөтенләй «ишетми» башларга да мөмкин. Шул рәвешле гаиләдә абруй төшенчәсенең дә дәрәҗәсе югала.


Фикер өстәү