Миңнәр ни сәбәпле пәйда була?

Тәнендә бер миңе дә булмаган кеше юктыр ул. Җәйге чорда никтер аеруча артып киткән кебек тоела алар. Аны пигмент таплары белән бутаучылар да юк түгел. Ничек кенә булмасын, алар бөтен тынычлыкны ала. Миңнәрнең начар авыруга әйләнүеннән куркып, күпләр җәен кызынудан да баш тарта. Болай эшләү урынлымы?

Табиб-дерматовенеролог Эвелина Шәмсетдинова сүзләренә караганда, тәнендә миңнәре күп булган кешегә, дөрестән дә, кояш астында сирәгрәк булырга кирәк. “Кызынган очракта да гади генә кагыйдәләрне истән чыгарырга ярамый. Кояш нурлары иң нык кыздырган чорда (көндезге сәгать уникедән өчкә кадәр) күләгәдә тору хәерле. Кояштан саклаучы крем сөртергә дә онытмагыз. Бит өчен – SPF 50, тәнгә SPF 30 кремнары яхшы”, — ди ул. Белгеч тәндәге миң һәм пигмент тапларына аерым тукталды.

Пигмент таплары. Тәндә меланин дигән төс бирүче пигмент күпләп тупланган урыннан гыйбарәт. Кызгылт көрән төстәге, төрле формадагы әлеге таплар зарасыз санала. Теләсә-кайсы яшьтә чыгарга мөмкин. Аларның саны нәселдәнлеккә, яшәү рәвешенә, кандагы тимер күләменә бәйле. Җәйге чорда пигмент таплары  чамадан тыш кызыну аркасында да пәйда булырга мөмкин. Аларны алдыру мәҗбүри түгел. Кеше үзе теләк белдерсә генә эшләнә. Әмма бу табиб тарафыннан гына башкарылырга тиеш. Пигмент тапларын үзлегеңнән бетерергә тырышу, бигрәк тә халык медицинасы чараларын куллану (кан үләне белән яндыру һ.б.) тыела.

Миң. Фәнни телдән невус дип йөртелгән миң туганда ук булырга, яки яшәү дәверендә пәйда булырга мөмкин. Ул тәндәге яссы, кабарынкы формадагы шарчыклардан гыйбарәт. Тән төсендә, кызгылт көрән яки зәңгәр төстә булырга мөмкин. Яшәү дәверендә миң төсен, формасын үзгәртә, хәтта яман шешкә дә әверелә ала. Бу үзгәрешләрне ничек сизәргә?

— Ассиметрия (миңнең бер өлеше икенчесе белән тәңгәл килми башлый).

— Кырыйлары тигезле-тигезсез булып үзгәрә, чикләре “юылган” кебек рәвеш ала.

— Миңнең төсе үзгәрсә дә шикләнергә җирлек бар.

— Миңнең зурлыгы үзгәрсә дә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Миң урынында кабык, ярылган эзләр пәйда булса, үзеннән-үзе канаса да чаң сугарга вакыт.

Тире яман шеше (меланома) – дөнья күләмендә иң киң таралган

авыруларның берсе. Шуңа күрә тән тиресендәге һәр миңне даими рәвештә тикшереп, андагы үзгәрешләрне күзәтеп торырга кирәк. Авыруны кисәтү өчен табибка күренеп тору да комачауламас.

Миңнәр ни сәбәпле пәйда була?

  1. Картаю. Яшь барган саен тән тиресендә вак зарасыз шешләр пәйда булырга мөмкин. Аларның биткә, гәүдәгә чыкканнары аеруча игътибарлы булырга кирәк. Еш кына аларны шундук алып атарга туры килә.
  2. Йөклелек. Хатын-кыз гормонының чамадан тыш күп булуы аркасында, булачак әниләрнең тән тиресендә пигмент таплары, зарасыз шеш пәйда булырга мөмкин. Аларның зыяны юк, алдыру мәҗбүри түгел.
  3. Стресс. Стресс аркасында зарарсыз дип саналаган миң дә яман шешкә әверелергә мөмкин.
  4. Ультрашәмәхә (кояш, солярий) нурлар йогынтысы. Алар тәэсирендә миңнәр шулай ук яман шешкә әверелә ала.
  5. Начар гадәтләр – яман шешкә китергән зарарлы миңнәр китереп чыгара.

Миңен алдырган кеше түбәндәге киңәшләрне истә тотарга тиеш, ди Эвелина Шәмсетдинова:

Элеккеге миң урынын анил буягычлар (фукорцин, йод, “зеленка”) ярдәмендә эшкәртеп торырга онытмагыз.

— Бераз вакыт узгач, яра төзәтә торган махсус кремнар сөртергә дә киңәш ителә.

— Миң алдырганнан соң мунча керергә, сауна, бассейнга, спорт түгәрәкләренә барырга ярамый.

— Яра урынын кашудан, уудан, мунчала тиерүдән сакланыгыз.

— Массаж, УВЧ-терапия кебек дәвалау чараларын да кичектереп торырга туры киләчәк.

— Миң алдырган кешегә кызыну тыела!

 

Динә Гыйләҗиева әзерләде.


Фикер өстәү