Аякны көзән җыерганда нишләргә?

Соңгы арада төнлә аякны көзән җыера башлады. Авыртуга түзәрлек түгел. Торып китү түгел, селкенеп тә булмый. Көзән җыерганда хәлне ничек җиңеләйтеп була икән? Ул ни сәбәпле килеп чыга?

Фирая Кәбирова. Арча

Сорауга 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе табибхирургы, флеболог Ирек Шәрипов җавап бирә:

– Төнлә аякны көзән җыеруның берничә сәбәбен атарга мөмкин. Иң беренче чиратта ул аякны уңайсыз рәвештә куеп йоклау аркасында пәйда була ала. Болай эшләгәндә кан тамырларына кислород үтеп керә алмый, нәтиҗәдә кан да йөрми башлый. Аякларны көзән җыеруга организмга магний, омега, В, Д төркеме витаминнары җитмәү дә сәбәпче булырга мөмкин.

Ни сәбәпле пәйда була?

Аякны көзән җыеру – бик күп авырулар турында кисәтүче билге. Әйткәнемчә, ул еш кына кан тамырлары киңәю турында кисәтә. Артерияләрдән төшкән кан киңәйгән кан тамырлары буенча менә алмыйча тора. Вакытында чарасын күрмәсәң, киләчәктә ул трофик язвага әверелергә, тән тиресенең тупаслануына китерергә мөмкин. Кан тамырлары киңәюдән тыш, бүсере, шикәр чире булган, нерв җепселләре кысылган кеше дә аякны көзән җыерудан интегә.

Нәрсә эшләргә ярамый?

Эш барышында төрлесен күрергә туры килде. Көзән җыерганда авыртуга чыдый алмыйча аягына кайнар су сипкән кешеләр дә очрады. Бу – бөтенләй башка сыймаслык адым. Андый мәгънәсез хаталардан сакланыгыз. Кайберәүләр көзән җыеруны аякка энә яки булавка кадап туктатмакчы була. Бу – үз-үзеңне алдау. Энә кадагач, нерв җепселләре «игътибары»н вакытлыча гына читкә юнәлткән кебек була. Безгә дә авыру басылган кебек тоела. Әмма бу – вакытлы күренеш. Алга таба авыру янә кабатланачак.

Ничек тукланырга?

Аякны көзән җыеруны кисәтү өчен иң беренче чиратта клетчаткага бай яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә кирәк. Моннан тыш алар иң яхшы витаминнар чыганагы да бит әле. Гәүдә авырлыгын да даими рәвештә контрольдә тоту зарур.

Көзән җыерган мәлдә нәрсә эшләргә?

5 – 20 минут дәвамында аякларны өскә күтәреп ятыгыз. Авыртуның эзе дә калмас. Салкын су белән җылы суны аралаштырып, аякларга контраст душ ясау да хәлегезне сизелерлек җиңеләйтер. Алга таба кичекмәстән табибка күренеп, аякка УЗИ ясатырга кирәк.

Аякларны көзән җыермасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

  1. Көзән җыеруны кисәтү өчен күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз. Скандинавия йөреше дә бик файдалы.
  2. Озак итеп утырып яки бер хәрәкәтсез басып эшләргә мәҗбүр булган кешеләргә эш арасында түбәндәге гади генә күнегү ясарга киңәш итәр идем. Аяк очларына басабыз да акрынлап табанга, үкчәгә сикереп төшәбез.
  3. Аякларны көзән җыермасын дисәң, артык кысып торган кием кияргә дә ярамый. Бу кан тамырларына зыян сала.
  4. Йөргән аяк киемегез уңайлы, киң платформалы булсын. Күпләр биек үкчәле туфли аякларга зыянлы дип саный. Мин бу фикер белән килешмим. Туфлиның платформасы – уңайлы, үкчәләре нык булса, аны киеп йөргәндә хатын-кыз үзен яхшы хис итсә, үкчәле туфлиның бернинди зыяны юк. Көндәлек тәҗрибә шуны күрсәтә. Бу урында 20 сантиметр үкчәле туфлины күздә тотуым түгел, билгеле. 4-5 сантимер үкчәле туфли норма санала.

Үзем сынадым

Тормыш иптәшем аякны көзән җыерудан тилмерә иде. Аны лимон ярдәмендә җиңдек. Бер ай буе иртә-кич аяк табанына, балтырларга лимон согы сөртеп, кипкәнче тота иде. Башта көзән җыеру сирәгрәк күзәтелә башлады. Тора-бара бөтенләй үк бетте. Сезгә дә шифасы тисен!

Әлмәттән Әминә апагыз


Фикер өстәү