Халык синоптигы: «Быел миләш аз, андый елда үлем-китем күп булмый»

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев әле әбиләр чуагының буласын, кышның салкын килүен кисәтә.

– Быел миләш аз. Елына карап уңыш бирә инде ул. Бездә андый елда үлем-китем күп булмаячак дип әйтәләр иде. Шуңа өметләнеп тору. Ә менә чикләвек күп булды. Димәк, кыш салкын булачак. Быелга кадәр җәйгә ошап кыш килсә, киләсе елдан кыш ошап җәй киләчәк, – ди ул.
Халык синоптигыннан әбиләр чуагы булырмы, дип тә сорадык. Була, ди ул.

– Кешеләр сентябрь башындагы җылы көннәрне әбиләр чуагы белән бутый. Быел җәй соң килде. Шуңа да сентябрь башындагы җылы көннәр аның дәвамы иде ул. Карлыгач җәй беткәч кенә китә. Ул да күптән түгел генә китеп барды. Үземнең күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам, берничә көн булса да әбиләр чуагы булачак!

Ул 15 -24 сентябрь көннәре арасында булыр дип уйлыйм.
Әмир абый быел кышка яхшылап әзерләнергә куша. Чәперчек дигән кош китәргә җыенып йөри. Чын суыклар көтелә, ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү