Хәмдүнә Тимергалиеваның бертуган абыйсы: «Хәмдүнә ярдәмчел, эчкерсез җан иде»

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озаттылар. Татар филармониясенә җырчыны озатырга татар җәмәгатьчелеге, сәхнәдәшләре, яшь артистлар килгән иде.

Туганнары исеменнән аларга абыйсы Фәнәви рәхмәтен җиткерде:

— Сөйләве бик авыр. Шулай да, шушы авыр вакытта, Татарстанда, Башкортстанда җырны, моңны, кеше кадерен белгән халык булганын тою – җанга ниндидер рәхәтлек бирә. Шуның өчен кулыннан килгән кеше бу халыкка хезмәт итәргә тиеш. Хәмдүнә шушы зур халыкка хезмәт итүе белән бәхетле булган ул.

Фәнәви абый сеңлесен эчкерсез дип искә алды:

– Ярдәмчел, эчкерсез җан иде. Без алты туган идек, менә сирәгәябез инде. Кыз туганнарым бишәү иде, ир бала мин берүзем. Хәмдүнә ярдәмчел булды, таныш булмаган кешегә дә булыша иде. Юлда төрле хәлләр була бит, үзе гел юлда йөргәнгә, юлдагыларга бигрәк игътибарлы булды.

https://www.instagram.com/p/CFJ1t4bB7A6/?utm_source=ig_web_copy_link


Фикер өстәү