Элвин Грей җаваплы вазифага билгеләнгән

Радик Юльякшин Башкортстан Башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе булачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Элвин Грей исеме белән танылган җырчы Радик Юлъякшин әлеге вазифаны җәмәгать эше буларак башкарачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шул хакта карарны имзалаган. Бу турыда ул республика Хакимиятенең оператив киңәшмәсендә әйткән.


Фикер өстәү