Җырчы Альбина Апанаева: «Әлегә декрет ялына китәргә җыенмыйм»

«Чын дустым», «Китәм, димә», «Син – минем матур кызым» җырлары белән күпләр күңелен яулаган Альбина Апанаева бүген ниләр эшләп ята соң? «Бәби» ялына китәргә җыенмыймы? Дуслар арасында көнчелеккә урын бармы? Әңгәмәдә әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

«12 ел буе эшләгән урыннан киттем…»

– Бүген ниләр белән шөгыльләнәсез? Нинди яңалыкларыгыз бар?

– Күптән түгел яңа җырым чыкты. Фәнәвиз Дәүләтбаев белән Гүзәлия иҗат  иткән җыр. Бик җиңел. Тыңлаучыга да, үземә дә җиңел тоелды, беренче тапкыр җырда берни үзгәртмәдек. 12 ел буе эшләгән эш урынымнан киттем. Хәзер вокал дәресләрен башка мәктәптә бирәм. Бу да – ахыргы вакытта тормышымдагы зур үзгәрешләрнең берсе. Интернет заманы бит: вокал буенча онлайн дәресләр уздырам. Мәскәү, Уфа, Киров өлкәсеннән укучыларым бар.

Бер интервьюда: «Мине быел декретка җибәрерсез инде», – дигән идегез. Әле ялда түгелме?

– Юк, әлегә декретка җыенмыйм.

– Ялгышмасам, кызыгыз Миралия быел укырга керде. Яңа роль – укучы булу ошыймы кызыгызга?

– Ошый. Кайчакларда кире балалар бакчасына кайтасы килгәли инде. Бөтенләй яңа формат, яңа, җитди роль бит. Шулай да, беренче сыйныф – адаптация чоры әле ул. Ияләнер өчен бар шартлар да тудырылган.

– Кичләрегез өй эшләре эшләп узадыр?

– Төрлечә була. Күбесен үзе эшләп куя, мөмкинлек булганда, мин ярдәм итәм. Өй эшләрен шулкадәр күп бирәләр дип әйтмәс идем. Музыка мәктәбенә йөрергә дә вакыты кала. Миралия укый торган мәктәптә эшли башладым, вокалдан аны үзем укытам.

– Үзегезне яхшы әни дип уйлыйсызмы?

– Әйе. Әлбәттә, кайчак игътибарны биреп бетермим кебек тоела. Профессиям шундый: башка балаларны да укытам, аларга да игътибар кирәк. Вокал белән шөгыльләнгәндә, эш вакытында бергә без – тиешле дәрәҗәгә җиткерергә эш, уку ярдәм итә.

Башка балалар белән дә шөгыльләнгәч, Миралия көнләшмиме?

–  Көнчелек бардыр инде ул. Ләкин мин аңа да, башкаларга да тиешле вакытымны, игътибарымны бирәм. Миралиягә артыгы белән дә әле. Мәхәббәтемне кызганмыйм, бик яратам аны!

«Аны бернәрсә белән дә шаккатырып булмый…»

– Тормыш иптәшегез Сезнең иҗатка һәм, гомумән, татар эстрадасына ничек карый?

– Ияләнде инде ул, аны бернәрсә белән дә шаккатырып булмый. Иҗатыма, эстрадага тыныч карый. Татар җырларын тыңламый димәс идем, үзенә ошаган башкаручылар бар.

– Ә үзегез? Безнең җырчыларны тыңлыйсызмы? Һәм бүгенге җырларны ничек бәялисез?

– Мин дә ирем кебек үк: үземә ошаган башкаручыларны гына тыңлыйм. Төрле музыкага мөрәҗәгать итәргә тырышам, йә гомумән тыңламыйм. Ял да итәргә кирәк. Концертлардан соң өйгә, мәсәлән, без гел тынлыкта кайтабыз. Җырларга килгәндә, татар эстрадасы үзгәрде. Шулай кирәктер дә ул. Заман белән атларга, гел үсеп-үзгәреп торырга тиеш без. Үзгәрешләр хәзер генә түгел, һәр чорда да булган ул. Яңа төрле юнәлешләр барлыкка килгән. Үсеш өчен хәрәкәт кирәк.

«Җырчылар бит шулкадәрле явыз, усал түгел»

– Cезнең исемне ишетүгә, «Чын дустым» җыры искә төшә. Дуслык – нәрсә соң ул?

– Дуслык турында күп сөйләнде инде. Яхшы, чын дуслар күп булмый. Ә менә яхшы иптәшләр бик күп булырга мөмкин. Аера белергә кирәк.

– Дилә Нигъмәтуллина белән яхшы дуслар булуыгызны беләбез. Татар эстрадасында тагын дусларыгыз бармы?

– Дилә белән бүген дә яхшы мөнәсәбәтләрдә без. Күрешүләр, шалтыратышулар сирәгәйсә дә, Инстаграмнан барысын да күреп, яңалыкларны укып торабыз. Башкаларга килгәндә, әлбәттә, эстрадада дусларым бар. Стереотипмы соң ул? Җырчылар бит шулкадәрле явыз, усал, көнче түгел, үзара яхшы мөнәсәбәттә.

– Безнең чорда дусларга таянып буламы соң?

– Әлбәттә! Тормышта, авыр чакларда таянырдай дусларың булу мөһим. Ниндидер проблемаң килеп чыкты – дустың белән хәл итәсең. Безнең, мәсәлән, «Кызлар парти» бар. Ниндидер соравың туса, язасың һәм ун төрле җавап аласың. Бу уңайлы бит! Аннан соң, үзең генә булмавыңны тою да көч бирә, ышаныч өсти.

– Көнчелек турында ни диярсез? Дуслар арасында була аламы ул?

– Кешеләр арасында буладыр инде ул. «Ак көнләшү» диләр бит. Бармы икән ул – төгәл генә әйтә алмыйм, әмма кайчак кешедән бераз көнләшеп, аның өчен сөенеп куясың. Начарлык теләп түгел, әлбәттә.

– Сәясәт белән кызыксынасызмы?

– Сәясәт турында укыйм, бу тема белән кызыксынам, әмма шулкадәр төбенә төшеп күзәтеп барам дип әйтә алмыйм. Гомумән, илдә барган хәлләр хакында һәркем белергә тиеш дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү