Игезәк малайлар туса, 4 корбан чалыргамы?

Кыз балаң туса – бер сарыкны, малаең туса, ике сарыкны гакыйка корбаны итеп чалырга кирәк, диләр. Игезәк малайлар туса, дүрт сарык чалдырыргамы? Элек белмәдек, финанс мөмкинлеге дә булмады. Балаларың балигъ булгач, соңарып булса да, гакыйка корбаны чалдырырга кирәкме?

Г.Идрисов, Азнакай

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавабы:

– Гакыйка корбанын чалмасаң да, бер гөнаһ та булмый. Инде мөмкинлегең туса, чалдыр. Әйе, игезәк малайлар өчен дүртәү булып чыга. Балаларыгыз балигъ булган икән, алар үзләренә үзләре корбан чала ала.

Фото: pixabay.com/ru


Игезәк малайлар туса, 4 корбан чалыргамы?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү