Дәүләт Думасы балаларга “Путин акчаларын” бирү вакытын озайткан

Мондый пособие гомуми кереме ике яшәү минимумына җитмәгән гаиләдәге өч яшькә кадәрге балаларга бирелә.

Дәүләт Думасы беренче һәм икенче балага айлык түләүләрне автомат рәвештә язга кадәр, тәгаенләп әйтсәк – 2021 елның 1 мартына кадәр озайткан. Бу җәһәттән тиешле закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителеп, Федерация Советына җибәрелгән дә инде.
Өч яшькә кадәрге балаларга айлык “Путин түләүләре” гаиләдә гомуми керем күләме ике яшәү минимумыннан артып китмәгән очракта бирелә. Бу пособиене алучылар 2 октябрьдән янә гариза язып тапшырырга һәм вәкаләтле төбәк органнарына, Пенсия фондына яшәү урынын алыштыру, шулай ук мондый түләүне туктатуга китергән сәбәпләр (әйтик, гаиләдә гомуми керем күләме артырга мөмкин) турында хәбәр итәргә тиеш.
Балаларга “Путин түләүләре” 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр билгеләнгән иде. Әмма октябрьдә коронавирус йоктыручылар саны нык арту күзәтелә. Шул сәбәпле Хөкүмәт янә бу түләүләрне язга кадәр озайту турында карар икән.


Фикер өстәү