Күз тиюдән миләш белән бөти саклыймы?

Күз тигән! Бала көйсезләнсә дә, башлаган эшебез барып чыкмаса да, шулай дияргә яратабыз. Берәүләр күз тиюдән уттан курыкккандай шүрләсә, арабызда андый күренешнең барлыгына бөтенләй ышанмаучылар да җитәрлек. Күз тию дөрестән дә бармы? «Сәләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ белән шул хакта сөйләштек.

Тимергали хәзрәт, исламда күз тию турында ниләр әйтелә?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам хәдисләренә мөрәҗәгать итсәк, Гайшә тапшырган хәдистә: «Күз тиюдән сакланыгыз. Хакыйкатьтә күз тию ул – хактыр һәм күз тиюдән Аллаһы Тәгаләгә сыгыныгыз, мөрәҗәгать итегез. Күз тию кешене хәтта үтерергә дә мөмкин. Хайванны казанга илтергә мөмкин», – диелә.

– Күз тигән кешедә нинди билгеләр күзәтелә? Ул нәрсә белән куркыныч?
– Күз тию җен галәмнәре тарафыннан башкарыла. Күз тигәндә кеше хәлсезләнә, күз тигән кешенең матурлыгын югалтуы бар. Кеше авырып китәргә, хәтта үләргә дә мөмкин. Күз тигән кешегә табиблар да диагноз куя алмый. Андый чакта өшкерүчегә барырга кирәк. Белгеч өшкерүчегә барсаң, хәерлерәк.

– Күз тигәндә ир кеше өшкерсә генә файдасы, нәтиҗәсе була, диләр…
– Аллаһы Тәгалә өшкерү сәләтен, шушы көчне кемгә биргән, күз тигәннән шул өшкерергә тиеш. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – мөһим түгел. Алар янына барырга ярый. Әмма сихерчеләр арасында да әфсен-төфсен итүчеләр бар. Имеш, алар да өшкерә. Яннарында намазлык, Коръән дә ятарга мөмкин. Әмма бу күз буяу өчен генә. Мондый сихерче тозагына эләкмәс өчен өшкерүче янына барыр алдыннан иң элек хәзрәт белән киңәшләшергә кирәк. «Андый кешене белмисезме? Аның турында берәр нәрсә ишеткәнегез юкмы?» – дип кызыксынсаң хәерле. Беренче ишеткән кешегә ярдәм сорап чабарга кирәкми. Иң элек син үзең яки өшкерүгә мохтаҗ якыныңны мәчеткә алып кил. Хәзрәт үзе өшкерә алмаса, башка кешене тәкъдим итәчәк.

– Күз тигәндә кеше үз-үзен дәвалый аламы?
– Күз тигән вакытта «Ихлас» («Колһүаллаһ»), «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен, «Аятелкөрси»не укырга киңәш ителә.

– Күз тимәсен өчен киемгә миләш тагу, чәч төбенә тоз сибү, баланың маңгаена кызыл иннек сөртү дөресме? Алар дөрестән дә күз тиюдән саклыймы?
– Боларның бер файдасы да юк. Әгәр сез тоз яки суны өшкергәнсез икән, аларны ашау, ашка салу, шушы су белән коену күркәм санала. Коръән аятьләре язылган бөтиләр дә күздән саклый. Әмма аны теләсә кем түгел, белгеч-хәзрәт язарга тиеш. Хәзрәтләр арасында да күз тиюдән өшкерә алучылар бик сирәк. Аллаһы Тәгалә кемгә көч биргән, кем моңа әзер – бу эшне шул кеше генә башкарып чыга ала.

– Кешегә күз тидерүчене, каты күзле, диләр. Нинди кеше каты күзле була?
– Каты күзле кешеләр, дөрестән дә, бар. Алар еш кына бу хакта үзләре дә белә. Көнче, аеруча кара көнчелектән янучылар арасында каты күзлеләр очрый. Махсус рәвештә күз тидерүчеләр дә бар. Андый кешеләрдән ерак торырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәламгә дә махсус рәвештә күз тидерергә тырышучылар булган. Тәфсирләрнең берсендә китерелгән риваятьтә үзенең чатырында ялгыз яшәгән гарәпнең шундый сәләткә ия булганлыгы әйтелә. Узып барган сарык яисә дөя көтүенә карап: «Бу көтүдән дә яхшырак көтүне беркайчан күргәнем булмады», – дисә, бу хайваннар чирләп, аяктан егыла торган булганнар. Шул рәвешле ул махсус күз тидергән. Пәйгамбәргә зарар китерү юлларын эзләүчеләр, аңа күз тидерүне сорап, шушы бәндәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Теге кеше риза булган, әмма Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәрен саклаган һәм күз тиюдән «Каләм» сүрәсенең 51 нче һәм 52 нче аятьләрен иңдергән. Алар күз тиюне бетерүче аятьләр санала.

– Күз тиюне алдан кисәтеп, булдырмый калырга мөмкинме?
– Күз тиюдән саклану өчен иң ышанычлы чара – дин кушканны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү. Хатын-кызларга ярымшәрә килеш түгел – киенеп йөрергә, ир-атларга догалар кылып, балаларын да, үзләрен дә саклап, аларга догалар, Коръән сүрәләре, намаз укырга кирәк. Болар бар да кешене күз тиюдән саклый. Баласыннан күзен аера алмаган, сабыена гел сокланып караган ата-аналар бар. Күп очракта алар үзләре үк баласына күз тидерә. Шуңа күрә балага машалла, сөбханалла, бәрәкалла дип кенә карарга, яратырга кирәк. Әлеге сүзләр зур көчкә ия. Андый вакытта Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтен иңдерә.

Күз тиюдән саклый торган догалар

«Аятелкөрси»

Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләһир-рахманир рахим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та – хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм.
«Ихлас» («Колһүаллаһ») сүрәсе
Бисмилләһир-рахманир рахим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде.

«Фәлак» сүрәсе
Бисмилләhир-рахманир рахим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде.
«Нәс» сүрәсе Бисмилләhир-рахманир рахим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс.
Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс.


Фикер өстәү