Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус вирусы белән зарарлануның 69 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр — 1
18 дән 30 кадәр — 8
30 дан 50 кадәр — 37
50 дән 60 кадәр — 10
60 тан 70 кадәр — 9
70 тән 80 кадәр — 3
80 нән 90 кадәр — 1
География:
1. Казан — 50
2. Яр Чаллы — 5
3. Алексеевск районы — 1
4. Биектау районы — 3
5. Яшел Үзән — 1
6. Лаеш — 1
7. Түбән Кама — 1
8. Нурлат — 6
9. Питрәч — 1
«Аларның бишесе читтән кертелгән, 64е авыру кеше белән контактка керү юлы белән йоктырылган. 6 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.
8075 кеше, шул исәптән 45е узган тәүлектә, терелгән.