Линолеумны ничек дөрес сайларга?

Линолеум – йорт төзекләндергәндә иң еш кулланыла торган материалларның берсе. Чыдамлыгы, уңайлыгы белән генә түгел, кесәгә артык сукмавы белән дә игътибарны җәлеп итә ул. Бүген аның нинди генә төрләре юк! Алар арасында нәкъ менә сезнең бүлмәгә туры килгәнен ничек сайлап алырга? Ничек хаталанмаска?

Урыны. Линолеум сайлар алдыннан иң элек аның кайсы бүлмәгә җәеләчәген тәгаенләргә кирәк. Җәйге кием кышка ярамаган кебек, кунак бүлмәсе идәненә туры килгән линолеум аш бүлмәсенә ярамый, билгеле. Белгечләр кеше аеруча еш йөри торган коридор, аш бүлмәсенә калынлыгы 3 миллиметрдан да ким булмаган линолеум түшәргә киңәш итә. Кунак бүлмәсе – йорттагы чагыштырмача тыныч урын. Шуңа күрә бирегә аның 1,5 миллиметр калынлыктагысын җәйсәң дә куркыныч түгел. Йокы бүлмәсенә исә 1,2–1,5 миллиметр калынлыктагы юка линолеум да килешә.

Төре. Бүген төзелеш базарында тәкъдим ителгән линолеумнарны ике зур төркемгә – табигый һәм ясалмага (глифталь, коллокселин, поливинилхлорид (ПВХ) линолеум) бүлеп карарга мөмкин. Өстенлекләре байтак булган кебек, һәркайсының кимчелекләре дә җитәрлек (таблицада – Д.Г.). Белгечләр аш-су бүлмәсе белән коридор идәненә линолеумның ПВХ яки ярымкоммерцияле төрләрен түшәргә киңәш итә. Кунак бүлмәсе идәне башка яктагыларныкы белән чагыштырганда сирәгрәк чәрдәкләнә, бозыла. Шуңа күрә бирегә полиэстердан яки ПВХдан эшләнгән арзан гына линолеум түшәсәң дә зыян юк. Шундый ук төрдәге линолеум йокы бүлмәсенә дә туры килә.

Саклагыч нигезле/нигезсез. Саклагыч нигезе булмаган линолеумнар, гадәттә, шактый арзан булулары белән аерылып тора. Калынлыгы 1,6 миллиметрдан артмаган әлеге төр материал, күп дигәндә, 5–7 ел хезмәт итәчәк. Аны дымлылык югары булган бүлмә идәненә генә, әйтик, аш бүлмәсенә, түшәү хәерле. Тигез өслеккә җәелмәсә, мондый төр линолеумда идәндәге бөтен ярык, кытыршылыклар күренеп торачак. Синтетик кушылмалардан ясалган, киез аслы саклагыч нигезле линолеум исә җылылыгы, чыдамлыгы белән аерылып тора. Әмма аш һәм юыну бүлмәсенә аның күбекләндерелгән аслысын түшәү зарур. Ул артык дымлылык аркасында күгәрек, гөмбәчекләр пәйда булудан саклый.

Төс. Идәнгә түшәләчәк линолеумның төсен ишекләргә туры китереп сайларга ярамый. Болай эшләгәндә, бүлмәдәге зәвык югалачак. Ачык төстәге диварлы бүлмәне тагын да киңрәк итеп күрсәтергә теләсәгез, идәнгә караңгы төстәге линолеум җәяргә кирәк. Караңгы төстәге түшәм, идән исә бүлмәне тәбәнәкләтә. Хуҗабикәләрне линолеумның чисталык ягы да кызыксындыра. Караңгы төстәге линолуемдагы һәрбер тузан бөртеге, чүп, идән юганнан соң калган һәр тап күренеп торачак. Ачык төстәге линолеум исә бу җитешсезлекләрнең барысын да яшерә. Тагын шунысы да бар: шома өслекле линолеум яхшырак чистара, җиңелрәк юыла. Өстендә сырлар булганыннан тузан, пычракны юып бетерү кыенрак.

Келәймә. Һәр төр линолеумның ике саннан торган тамгасы була. Беренчесе бу материалның кайсы бүлмә идәненә туры килүен күрсәтә. Алдагы саны 1 булган линолеум – кеше аз йөри торган бүлмәләргә, мисал өчен, йокы бүлмәсенә; 2 – кеше күп булган бүлмәләргә, 3 – офис бүлмәләренә, 4 – хәрәкәт һәм басым күп булган сәнәгать биналарына җәю өчен билгеләнә. Тамгадагы икенче сан исә линолеумның ныклыгын күрсәтә. Шул рәвешле келәймә тамгасында икенче булып 4 саны торса – линолеум бик нык, 3 – нык, 2 – уртача, 1 – начар дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Шушы үзлекләрдән чыгып, аш бүлмәсенә – 23–24, кунак бүлмәсе белән коридор идәненә 31–32 тамгалы линолеум җәяргә киңәш ителә.

Бу мөһим! Сыйфатлы линолеумнан авыр ис килергә тиеш түгел. Яхшы сыйфатлы материалның рәсемнәре ачык була. Ул майланып, ялтырап торырга тиеш түгел. Линолеумны базардан алырга киңәш ителми. Аның җылытыла торган бүлмәдә, иң яхшысы – кибеттә сатылганына өстенлек бирү хәерле. Сатып алыначак линолеумны җәеп карарга да онытмагыз. Өстендә дулкынланып торган йә булмаса өске катламы аерылган җирләре юкмы? Сатып алынган барлык линолеум да бер партиядән булырга тиеш. Бер үк төрле линолеум, артикуллары бертөсле булуга карамастан, төсләре белән аерылырга мөмкин.

Линолеум төре

Составы

Өстенлеге

Кимчелеге

Табигый

агач оны, җитен мае, нарат сумаласы, известьташ порошогы

табигый, чиста; рәсемнәре сөртелеп бетми; кояшта уңмый; янмый; тиз чистара;

бөкләргә, бәрергә ярамый – тиз сынучан; дымлылык зур булган юыну бүлмәләренә бармый; кыйммәт

Ясалма

ПВХ

тукыма яки тукыма булмаган җылылылык саклаучы материал

җиңел җәелә; җылылык саклый; гөмбәләнер, черер дип куркасы юк

салкын бүлмәдә (әйтик, верандада) ярылырга мөмкин; буяу сыеклагыч кебек химик матдәләр тисә, кыяфәтен югалта

глифталь

тукымага алкид сумала сылап ясала

тавыш һәм җылылык саклый

җәйгәндә сак булырга кирәк: бик тиз сына, ярыла; вакыт узган саен рәсемнәре уңа; тартыла-сузыла, дулкыннар пәйда булырга мөмкин

коллокселин

целлюлоза нитратыннан ясала

дымга чыдам, сыгылма

еллар узган саен утыра; температура үзгәрешләренә сизгер


Фикер өстәү