Россиядә коронавирус эпидемиясенең кайчан иң югары ноктасына җитәчәген фаразладылар

Россия коронавирус эпидемиясенең иң югары ноктасына 21 яки 22 декабрьдә якынаячак. Илдә Covid-19 белән авыручылар саны ул вакытта 514-517 мең кеше тәшкил итәргә мөмкин. Санкт-Петербург дәүләт университетының Интеллектуаль логистика үзәге тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза «Известия» газетасы .

Соңгы ике атнада Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 24 һәм 27 мең очрагы теркәлә. Җиде-ун көн дәвамында шундый үсеш дәрәҗәсе сакланган хәлдә һәм алга таба акрынлап кими барган очракта актив очракларның максималь саны декабрьнең 21 яки 22сенә туры киләчәк, дип искәртә галимнәр.

 


Фикер өстәү